Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО чаралары алдыннан әфган авыллары бушый


Әфганстанның көньягында, талибан көчләре идарәсендәге Маржа шәһәре тирәсендә башланачак НАТО хәрби чаралары алдыннан халык өйләрен ташлап, иминрәк урыннарга күчә башлады.

Чаралар башланасы Маржа шәһәре тирәсендә 2 меңнән артык талибан сугышчылары чараларга каршы үз көчләрен ныгыта башлавы белдерелә.

Әфганстанда берничә көннән башланасы НАТО хәрби чаралары 2001 елдан бирле талибанга каршы булган иң зур хәрби чара дип исәпләнә.

Һәлманд вилаятенең Маржа шәһәре һәм аның тирәсендәге авылларда яшәүче халык өйләрен ташлап китә башлады. Аларның күпчелеге Кандаһар яисә Һелманд вилаятьләре башкаласына таба юл тота.

Юлларда йөк машиналары үз җаннарын коткарырга теләгән кешеләрне һәм аларның малларын ташый.

Йөк ташучыларның берсе Маүла Дад көненә 10 тапкыр төрле гаиләләрне Маржа шәһәреннән башка җирләргә илтеп куюын әйтә.

"Һәр көнне 4-5 гаиләне һәм аларның малларын ташыйм. Халык талибанга каршы чаралар башлана дигән хәбәрне ишетү белән өйләрен ташлап китә башлады", ди ул.

Һелманд вилаятендә качаклар бүлегендә эшләгән Гуләм Нурзаи, Маржа шәһәре һәм аның тирәсендәге авылларда яшәүчеләрнең күченә башлавын белдерде:

"450-500 кеше вилаять башкаласы Лашгар Гаһка килеп җитте. Гадәттән тыш хәлләр шурасы аларны теркәп бара. Алар тиз арада алар өчен махсус салынган лагерьга урнаштырылачак", диде.

Чаралар буласы Маржа шәһәренең көньягында АКШ хәрбиләре, ә төньягында исә Британ көчләре иминлекне саклый.

Британия җитәкчелегендәге НАТО көчләрендә 10 мең хәрби булса, көньяктагы АКШ хәрбиләре саны 15 мең тирәсе.

Британия саклану министры әлеге чаралар вакытында уртак хәрби көчләр арасында югалтулар булу мөмкинлеге турында кисәтте.

"Мөштәрәк", ягъни уртак чара дип аталган хәрби операцияда җаваплык Британия хәрбиләрендә. Хәрби генерал Ник Картер, бу чараның элеккеләрдән үзгә булачагын әйтә.

Мәгълүм булганча, элек халыкара уртак көчләре, чаралар күрелгән төбәкләрдән талибанны куып чыгара алган, ләкин соңыннан иминлекне саклар өчен җитәрлек санда хәрби туплый алмаган иде.

Генерал Картер бу юлы әфган көчләренең бу хәрби чаралар вакытында иң алгы сафларда урын алачагын әйтә. Аларга НАТО ярдәмендә күнегүләр үткән күп санда җирле полиция булышачак икән.

Әфганстанның көньягындагы Маржа шәһәре талибан идарәсендә иде.

Әфганстандагы НАТО көчләренең баш командиры генерал Станли Мк Кристал, "уртак хәрби" чара Әфганстан хөкүмәтенең иминлек өлкәсендә эш башлавын исбатлаячак, дип белдерде.

Талибан исә атна ахырында ясаган белдерүендә, Кабул хакимиятенең тынычлык өчен сөйләшү башлау ихтималлыгы турында әйтеп, икенче яктан, хәрби чаралар башлануын тәнкыйтьләде.
XS
SM
MD
LG