Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәләт: ничек бар, шулай


«Азатлык” радиосы "Сәләт" хәрәкәтенең дипломы белән бүләкләнде.
«Азатлык” радиосы "Сәләт" хәрәкәтенең дипломы белән бүләкләнде.

«Азатлык” радиосы "Сәләт" хәрәкәтенең дипломы белән бүләкләнде. Ул хәрәкәтнең 15 еллыгына багышлап Казанда оештырылган тантанада бирелде.

«Ничек бар, шулай» шигаре белән эшләүче радио ачык, киң кырлы һәм тиз арада биреп барган хәбәрләре белән төрле милли, дини вә иҗтимагый катламнарны рухландырып тора. «Яшьләребезне барлый, туплый, аларны үстерә алган» (ТР Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров әйтмешли) "Сәләт" хәрәкәте дә шуның өчен хәбәрдар радио коллективына рәхмәтле булып чыкты.

Капкаларны ачучы

Шулай ук «Азатлык»ның татар һәм башкорт телле даирәдәге демократик һәм тәрәккый үзгәрешләргә, инсани башлангычларга теләктәшлек күрсәтүе билгеле. Шунысы кызык, белем, мәгърифәт, фәнгә мәхәббәт таратучы "Сәләт" тә яшүсмерләрне, балаларны иҗтимагый яктан актив итеп тәрбияләргә тырыша. Ул аларга киң кырлы шәхесләр булып ачылып китәргә ярдәм иткән. Берьюлы фәнни лаборатория да, иҗтимагый капкаларны ачучы да булган. Кырыс, катлаулы, аңлаучылар аз булган мохитта күчеш чорын кичерүче яшүсмерләр өчен менә дигән психологик ярдәм хезмәте, «тусовка» да килеп чыккан.

Күпләр утопия дип уйлаган

«Тәррәккый да, акыллы да, белемле дә, башкаларны да хөрмәт иткән, татарлыгын да үстерә алган «элита» үстерү турында хыяллана алар. Бүгенге Казанда бу хыял утопия кебек тә күренә. Әмма шагыйрә Йолдыз Миңнуллина "Сәләт" хәрәкәтен «күпләр утопия дип уйлаган чынбарлык”, дип искәрткән.

Күз белән түгел, колак белән

Хәер, күп "сәлкеш" үзара урысча серләшә. Әмма татарча эндәшсәң, туган телдә җавап бирәләр икән. Димәк, аларның "Сәләт" аланнарында ял итүе, белем эстәве бушка китмәгән. Катя Панова кебек марҗа кызлары да "Сәләт" аланнарында татар телен чарлаган. Тик татарчаны Казанда даими куллану мөмкинлекләре генә чикләнгән. Башкала - "Сәләт" аланы түгел, монда татарча аз сөйләшәләр. Шулай ук койрык артыннан өйрәтеп йөрүче яки татарча җырлатучы әйдаманнар да юк.

Телем татар, илем Татарстан

Шулай ук татар телен бик яхшы белүчеләр дә бар. Кайберләре кибернетика яки физика фәнен сайламыйча татар теле гыйлеменә кереп чумган. Данил Шакиров шундыйлардан. Ул үзен «туган ягым Татарстан» дип танышытырды. Данил «аутсайдер» - татар телен өйрәнүче бүлектә укыса да үзен “затлы” хокукчы яки программачы һөнәрен үзләштерүчеләр арасында кимчелекле санамый. Татар теле фәнен яратып сайлавын әйтә. «Безнең факультет шәхес тәрбияли«, ди. Аныңча, татфак бетереп тә «карьера ясап” була.

Әтнә райоында туып үскән Альберт Шакиров исә сәясәт белгечлегенә укый. Ул да татарча яхшы белүе белән горурлана. «Бер телне артык белү - өстәмә белем», ди.

Аеруча авыл баласына кирәк

Аеруча авылдан чыккан юашракларга, кыюсызракларга «Сәләт» терәк, этәргеч була алган. «Без шәһәр баласыннан аерылабыз. Авылдан килүчеләр бер елдан соң гына мегаполиста җирләшә ала. Ә без исә мәктәптә укыганда ук инде шушы "Сәләт"кә килеп, аралашып кыюлана, яраклаша алдык. Казанга укырга килгәч, бездә аптырап калу булмады», дип искә төшерә Айсылу Шәвәлиева. Аны башкалары да куәтли.

Төп максатлары

Без «сәлкешләр» белән Фәннәр академиясы бинасында узган җыелышта сөйләштек. Ул “Сәләт” тәҗрибәсенә багышланды. Татарстан Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзһәров, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев һәм башкалар котлап чыгыш ясады. "Сәләт" проектлары җитәкчесе академик, КДУ профессоры Җәүдәт Сөләйманов: «Максатыбыз - җәмгыятебездә интеллект дәрәҗәсен күтәрү. Үсеп килүче буынның шәхси һәм иҗади йөзләрен формалаштыруда һәрьяклап ярдәм күрсәтү. Шуның белән беррәттән яшьләрнең сәламәтлеген дә саклау һәм ныгыту», дип ассызыклады.

Физика һәм электроника онытылмый

Узган айда Казан дәүләт университетында “Сәләт” ветераны, «Tatsoft» проектының әйдәп баручысы - Ринат Гыйлмуллин физика-математика фәннәре буенча кандидатлык диссертациясен яклаган. “Сәләт”тә укытучы булган Гыйлмуллин югары технологияләр белән бәйле проектларын җитәкли. Фәннәр академиясе каршындагы “Гамәли семиотика” институтының бүлек мөдире вазифасын да башкара.

«Ринат абый Windows системасын татарчалаштыруда, электрон дәреслек һәм сүзлек программаларын эшләп чыгаруда да зур өлеш керткән», дип яза Selet.biz порталы. "Сәләт”нең җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов та, аның электрончы ярдәмчеләре дә эшләрен ике дистә еллар элек үк төгәл фәннәрне, санаклар дөньясын татарлаштырудан башлаган булган. Электрон технологияләр, программалар ясаучы даирә аннары яшьләр хәрәкәте булып та тернәкләнеп киткән.
XS
SM
MD
LG