Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Экстремизм” мөһере сугучыларның берсе Чаллыга килде


Фәүзия Бәйрәмова һәм Валерий Маркелов
Фәүзия Бәйрәмова һәм Валерий Маркелов

Моңа кадәр дә Чаллыда “экстремистик” дип саналган кайбер язмаларга мәхкәмә эшләре барды һәм гаепләнүчеләр хөкем ителде. Әлеге язмаларга Казан белгечләре шундый бәя биргән иде. Ләкин бу белгечләрнең берсен дә хөкем эше барышында ишетү, дәлилләрен тыңлау мөмкин булмады. Милли Мәҗлес карарларына бәя биргән өч экспертның берсе мәхкәмә эшенә җәлеп ителде һәм ул сорауларга җавап бирде.

Рәфис Кашапов һәм Дамир Шәйхетдингә карата булган мәхкәмәләрдә гаепләнүчеләр дә, яклаучылар да аларга “тагылган” язмаларга бәя биргән экспертларны хөкем эшендә тыңлау буенча берничә тапкыр таләп итте. Ләкин мәхкәмә, язмаларга нәтиҗә ясаган белгечләрне китертү чарасын күрмәде.

Фәүзия Бәйрәмовага карата булган эштә дә мондый таләпләр даими булды. Ниһаять, Милли Мәҗлес карарларына бәя бирүчеләрнең берсен мәхкәмәдә күрергә мөмкин булды. Әлеге белгеч КДУның доценты, филология фәннәре кандидаты Валерий Маркелов иде. Ә менә экспертлар исемлегендә булган Фролова һәм Виноградова ханымнар аңлатма бирүдә катнашмады, килмәү сәбәпләре әйтелмәде.

Валерий Маркелов җавапларыннан шул аңлашылды, экспертлар язмаларга бәя биргәндә, аның авторы кем икәнен белмиләр икән. ”Язмаларга бәя биргәндә без алдыбызга куелган 3 сорау юнәлешендә җавап бирәбез. Җаваплар теге яки бу сүзләрне раслый яки булуы ихтимал, дигән эчтәлектә була”, диде Маркелов әфәнде.

Мәсәлән, “русский колониализм”, “русификация” дигән сүзләрне куллану милләтара низаг чыгарырга мөмкин. Экспертлар нәтиҗәсе шундый. Милли Мәҗлес карарлары дөнья күреп, елдан артык вакыт узган, ләкин Маркелов әфәнде нинди дә булса милли низаг чалымнарын хәтерләми. Сорауга җавап биреп, Маркелов язмаларга яңа экспертиза уздыру мөмкинлеге барлыгын да әйтте. Моның өчен Мәскәүгә мөрәҗәгать итәргә кирәк икән. “Азатлык” хәбәрчесе Маркеловтан мәхкәмәдән алган тәэсирләре хакында белеште.

“Хәзер мин Фәүзия ханым белән таныштым. Башта, язмаларга бәя биргәндә, җавап тотучылар күп булыр, алар “Ватан” фиркәсе вәкилләре булыр, дип фаразлаган идем. Хәзер инде җавап тотучыны беләм”, диде Маркелов.

Фәнүс Газизуллин
“Экспертны китертә алу яхшы булды. Кешенең күзенә карап сорау бирү бөтенләй башка нәрсә. Аларның заказ буенча эш башкарганы күренде. Анысын яшермәделәр. Татар һәм урыс зыялылары вәкилләренең мәхкәмә каршында беренче сөйләшүләре булгандыр бу”, дигән фикерен белдерде Фәүзия Бәйрәмова.

Мәхкәмәдә Ижау ТИҮ президиумының мактаулы әгъзасы Фәнүс Газизуллин да тыңлаучы буларак катнашты.

“Минем беркайчан да мәхкәмәдә катнашканым булмады. Бу бик катлаулы, четерекле мәсьәлә икән. Фәүзия Бәйрәмованың ватандаш буларак гаебен бер дә күрмим. Ижау якларында матбугат чаралары аша татарлар мәхкәмә хакында белеп тора”, диде ул.

Милли Мәҗлес карарларына ясалган экспертиза белән Фәүзия Бәйрәмованың җәмәгать яклаучысы Тәлгать Әхмәдишин риза түгел.

“Экспертлар арасында бер генә татар кешесе дә юк. Эксперт булу өчен татар тарихын, дөньясын, телен, матбугатын белергә кирәк. Шуңа экспертиза дөрес була алмый. Маркелов кайбер сорауларга бөтенләй җавап бирә алмады. Мәсәлән, экспертизада “Воинствующий этноцентризм” дип язып тутырганнар. Кайда ул этноцентризм дигәч, җавап юк. Башка сорауларда да буталды. Язмаларда сугышка чакыру юк, Бәйрәмова гаепле түгел, дип әйтергә мәҗбүр булды. Маркелов әфәнденең экспертиза ясарга лицензиясе юк икән. Ул үзе дә экспертизаны “куштырнаклар” эчендә дип атады”, дигән фикердә Әхмәдишин.

Мәхкәмә барышында шунысы да мәгълүм булды, кайбер белгечләр Вил Мирзаяновның “Вызов” дигән китабындагы язмаларны Милли Мәҗлес карарлары белән чагыштырган. Һәм анда сүз төзелеше, фикер сөреше буенча охшашлыклар тапканнар. “Вил Мирзаянов Милли Мәҗлес карарлары авторы булу ихтималы бар”, дип нәтиҗә ясаганнар алар.
XS
SM
MD
LG