Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават Самар татарларын бергә җыйды


Салаватны Самарда яраталар. Аның концертына яше дә, карты да, хәтта бала-чагалар да килә. Әгәр дә ул моңа кадәр бер генә концерт куя торган булса, бу юлы ул ике концерт оештырды. Сәбәбенең берсе – аның концертлары 50 яшьлегенә туры килде.

Төрле елларда төрлечә тәэсир калдырган җырчы быелгы программасын бик тә мөһим темага багышлаган. Ул – туган тел язмышы.

Шунысы игътибарга лаек, татар сәхнәсенә “Туган тел” җырының 100 еллыгы зурлап күтәрелде. Татар ватанпәрварлыгы буйдан-буйга сузылган иде.

Бүген шунысы да үзенчәлекле ки, мөһим теманы, олуг сәләткә ия җырчыны калада үскән бала ничек кабул иткән соң? Әңгәмәдешебез 12 яшьлек Диләрә.

Син Салават концертларына даими йөрисеңме? Музыкаль белемең дә бар. Нәрсәсе яхшы, нәрсәсе кимчелекле?

Әйе, һәр концертларына барырга тырышам. Бу тамаша да бик ошады. Ләкин бэк-вокал татар җырын матуррак ясамады. Музыкантларның костюмнары дискотекадагы кебек иде. Минемчә, туган тел кебек мөһим тема күтәрелгәч, ул киемнәр дә милли булырга тиеш.

Бэк-вокал нәрсәсе белән ошап бетмәде?

Татар халык җырларын заман эстрадасына охшатырга тырышулары белән.

Залда халык күп булдымы?

Бер буш урын да юк иде. Залда яшьләр, балалар күп булды. Балалар чәчәкләрне күп бирделәр.

Салаватның нинди җырлары сиңа күбрәк ошый?

Миңа аның башкаруындагы татар халык җырлары күбрәк ошый. Чөнки аның тавышы татар җырларын яхшырак башкара.

Син үскәч тә татар концертларына йөриячәксеңме? Татар җыры сиңа нәрсә бирә?

Әйе, йөриячәкмен. Татар теле миңа рухи тәрбия бирә. Аннары бу концертта намаз турында да сөйләделәр.

Менә син намаз дидең. Намазны син сәхнәдән генә ишеттеңме, әллә үзең дә намаз укыйсыңмы?

Укыйм.

Син биш вакыт намазны да укыйсыңмы?

Биш вакыт намазны да укый беләм, тик бишесен дә укырга вакыт җитми әлегә. Иртән мәктәп, көндез мәктәптә. Өйдә булганда укыйм.

Намаз укыганда нинди хисләр кичерәсең?

Аллаһ белән сөйләшәм кебек, аннары миңа бик яхшы була.

Тамашадан соң милли хәрәкәт җитәкчеләре сәхнәгә күтәрелеп, Салаватка бүләкләр бирде һәм тәбрикнамә тапшырды.

"Хөрмәтле, Салават әфәнде! Сез кеше гомеренең кыл уртасында торасыз, дистәләгән еллар буенча милләтебезнең күрке булып гомер кичерәсез. Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Әлфия Афзаловалар күтәргән моң байрагын тиешле биеклеккә күтәреп татар дөньясын милләт боҗрасында тоту көченә ия шәхес Сез.

Салават үзенең җырлары белән татарның бар катламын да бер залга җыя алган даһи ир. Сез милләтебезне берләштерүче, җыр сәнгатебезне үстерүче һәм татарның олпат шәхесе. Олуг хөрмәтебез Сезләргә. Үзегезгә ике дөньяның рәхәтен телибез", диелә котлау хатында.
XS
SM
MD
LG