Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саумы, «Диләфрүз – remake»!


"Диләфрүз - remake" спектакленнән күренеш
"Диләфрүз - remake" спектакленнән күренеш

Г. Камал театры Т. Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү” пьесасына remake эшләгән. Беренче тапкыр бу спектакль Камал сәхнәсендә 1972 елда уйналган. Яңа куелыш – ремейктан нәрсә көтәргә?

Моннан дүрт дистә еллар элек язылган пьесаның тарихи җирлеге нык үзгәргән, Диләфрүзнең рәсеме басылып чыккан “Азат хатын” журналы да башта басылудан туктады, ә аннан соң “Сөембикә” исеме белән чыга башлады. Әмма шушы музыкаль комедиягә карата тамашачыларның кызыксынуы кимемәгән.

Режиссер Фәрит Бикчәнтәев спектакльгә ремейк ясарга алынуы турында болай ди: “Тамашачылар бу спектакльне күптән көтә иде. Ләкин куярга ашыкмадым, чөнки мин бу спектакль белән үстем, бөтенесе дә һаман күз алдында. Мин аны шул килеш куя алмый идем һәм аптырагач, Туфан Миңнуллинга килдем.

“Туфан абый, шундый фикер бар, дип “Playboy” журналы турында әйткән идем, ул кызыксынып китте. Ярар, үзем үзгәртәм, үзем алынам, дип, әсәренең төп идеясен саклап, бүгенге көнгә яраклаштырып, ремейк язарга ризалашты”, ди.


Режиссер спектакльдә тамашачыларны катнашучы буларак җәлеп итә. Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов спектакльдә импровизация элементы күп, моңа кадәр татар театрында бу күренеш үсеш алмаган иде әле, ди.

Яңа куелышның тагын бер үзенчәлеге – анда иронияле аһәң булуы. Татар авылында туып-үскән, туган авылының агрофирмасында алдынгы бозау караучы татар кызы Диләфрүзнең сурәте Америка журналы “Playboy”да чыгып, вакыйгаларның шул тирәдә куеруы сәхнә әсәренә аерым бер мәгънә өсти. Игъламов әйтүенчә, бу мәгънә спектакльгә махсус кертелмәгән, моны ироник күзлектән кабул итәргә кирәк.

“Татар кызына шунысы ярый, монысы ярамый дип кем әйтә ала? Кем хәл итә аны? Бүген татар кызлары арасында “Playboy”да төшкәннәр турында әлегә ишеткән юк. Сан ягыннан без зур халык. Шуңа күрә бездә төрле кызлар, төрле егетләр бар һәм булырга тиеш дип уйлыйм,“ ди ул.


Хәзерге заман Диләфрүзен яшь артист Гүзәл Минакова башкара. Шаян, чибәр Диләфрүз образын беренче тапкыр Наилә Гәрәева тудырган иде. Ремейкта Илдус Габдрахман, Фәнис Җиһанша, Радик Бариев, Фәнис Сафин, Ләйсән Рәхимова һәм Олег Фазылҗан катнашалар.

“Диләфрүз – remake”ның премьерасы 14 февральдә – Гашыйклар көнендә күрсәтеләчәк.
XS
SM
MD
LG