Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар мәктәбенең җиңүләре


Санкт-Петербургта ЮНЕСКО программасы кысасында “Иң матур мәктәп” дигән халыкара бәйгегә йомгак ясалды. Уфаның 65нче санлы татар гимназиясе анда өченче урын алды.

Гимназия директоры Анфиса Галимҗанова сүзләренә караганда, алар мәктәпне төрле яктан тәкъдим иткән: тышкы һәм эчке “эчтәлеген”, музеен, мәктәп нәшер иткән газетны, ата-аналар шурасы эшчәнлеген һәм, әлбәттә, өлгерешне. Нәтиҗәдә, алар өченче урынны алган.

Ел укытучысы бәйгесе кысаларында башкаланың татар-башкорт теле укытучылары ярышы узган иде. Анда әлеге татар гимназиясе укытучысы Ләйсән Насыйрова 19 кеше арасында беренче урынны яулаган.
XS
SM
MD
LG