Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхимов китүен көткәннәр өмете акланмады


Мортаза Рәхимов
Мортаза Рәхимов

Рәсми булмаган чыганакларның Мортаза Рәхимовның Миңтимер Шәймиев кебек үзенең китәчәген белдерәчәк дигән фаразы тормышка ашмады.

Русия хөкүмәте җитәкчесе Владимир Путинның Уфага сәфәре игътибар үзәгендә кала. Русия хөкүмәте җитәкчесе сәфәр программасы буенча Уфаның археология һәм этнография музеенда һәм Шамонино бистәсендәге арзанлы үзторак программасы кысасындагы төзелешне карарга тиеш булган. Ләкин ул әлеге программаны бозып, Чечняда һәлак булган хәрбиләр хезмәт иткән бүлектә булып чыкты.

Шамонино төзелеше мәгълүмат технологияләренә багышланган хөкүмәт утырышы кысасына бөтенләй сыймый. Шулай ук аны бар Русиягә тәҗрибә итеп күрсәтү дә кирәк дип табылмаган. Владимир Путин археология һәм этнография музеенда башкорт милләтенең этнографиясе белән танышып, аның бик карт милләт булуы, Уфаның да 1500 ел тарихка ия икәнлеге турында кыйммәтле мәгълүматларны алалмый калган.

Рәсми булмаган чыганакларның Мортаза Рәхимовның Миңтимер Шәймиев кебек үзенең китәчәген белдерәчәк дигән фаразы тормышка ашмады. Дөрес, Конгресс-холлда Владимир Путин һәм Мортаза Рәхимовның күзгә-күз сөйләшүе дә узган, анда ни хакта сүз баруы мәгълүм түгел.
XS
SM
MD
LG