Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран: инкыйлаб көнендә чуалышлар


Иранда ислам инкыйлабының 31 еллыгын бәйрәм итү чаралары оппозиция белән хөкүмәт көчләре арасында чуалышлар сурәтендә үтте. Оппозиция активистларына һөҗүмнәр ясалган. Президент Әхмәдинеҗад, меңнәрчә тарафдары алдында чыгыш ясап, Иранны “атом дәүләте” дип игълан итте.

Ислам инкыйлабының 31 еллыгын бәйрәм итү өчен атнакич көнне Тәһран урамнарына йөзләгән мең кеше чыкты. Оппозиция активистлары да бу көнне өендә утырып калмады. Алар инде узган җәй сайлаулардан бирле хөкүмәткә каршылык белдерә.

Тәһран үзәгендә меңләгән тарафдары алдында ясаган чыгышында Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиенҗад ислам республикасында беренче мәртәбә нык баетылган уран җитештерелүен хәбәр итте һәм Иранны “атом дәүләте” дип игълан итте:

“Минем сезгә шуны әйтәсем килә. Өченче көн без 20%ка баетылган уран җитештерә башладык. Мин бу хакта кычкырып әйтергә телим: Аллаһның рәхмәте һәм галимнәр тырышлыгы белән 20%ка баетылган уран җитештерә башладык.”

Оппозициягә һөҗүмнәр

Мәхмүт Әхмәдиенҗад
Әхмәдинеҗад бу чыгышын ясаган вакытта Тәһранның башка урыннарында оппозиция белән хөкүмәт тарафлы көчләр арасында чуалышлар барган. Өмет исемле егет үзе күргәннәре турында радиобызның фарсы бүлегенә сөйләде:

“Иминлек көчләре килеп оппозиция вәкилләрен кыйный башлады. Бер егетне тартып алып, аеруча каты кыйнадылар. Әшрәфи Эсфаһани урамыннан да тавышлар ишетелде. Хәким урамы, күпер тирәләре халык белән тулы иде. Машиналар кычкырта. Яшелләр хәрәкәте үзен әүзем күрсәтте.”

Кайбер оппозиция җитәкчеләренә, шул исәптән Мәһди Каррубига һәм аның ярдәмчеләренә һөҗүмнәр булган дип хәбәр ителә. Мәһдинең улы Хөсәен әйтүенә караганда, аның әтисенә зыян килмәгән:

“Цивиль киемнән киенгән агентлар, иминлек көчләре кешеләрне чукмарлар белән кыйнады. Каррубига тимәделәр, ләкин аның сакчыларына, иптәшләренә бик нык эләкте. Алар башта кешеләргә буяулы ядрә белән ата. Аннары шул киеме буялган кешеләрне куып тотып, кыйный башлый.”

Хөсәен әйтүенчә, аның әтисе чуалыш барган урыннан китәргә мәҗбүр булган. Иминлек көчләре аның машинасын җимергән, тәрәзәләрен ваткан, ул башка кешеләр машинасына утырып киткән. Хөсәен әйтүенчә, Каррубиның энесе Али кулга алынган.

Оппозициядәге интернет сәхифәләре язуына караганда, элекке президент Мөхәммәт Хаттамига да бүген һөҗүмнәр булган. Аның энесе һәм хатыны кыска вакытка тоткарланган.

Интернет чикләнә

Иран рәсмиләре оппозицияне бәйрәм чараларын бозмаска чакырып, алдан кисәтеп куйган иде. Шаһитләр әйтүенчә, Тәһран урамнарына өстәмә йөзләгән полиция хезмәткәре чыгарылган.

Бәйрәм чаралары алдыннан хакимиятләр оппозиция вәкилләренең үзара хәбәрләшүен авырайту өчен интернет һәм SMS хезмәтләрен томалаган.

Шуңа да карамастан оппозиция активистлары бүгенге протест күренешләрен интернетка урнаштыра алган. Шуларның берсендә протест белдерүчеләр оппозиция җитәкчесе Хөсәен Мусави исемен кычкыра һәм референдум үткәрергә чакыра.



Соңгы атналарда Иранда оппозициягә басым көчәйде, дистәләрчә журналист, студент, активист кулга алынды. Узган җәй сайлау вакытында урам җыеннары өчен гаепләнгән берничә кеше үлемгә хөкем ителде.

Шуңа да карамастан, оппозициядәге “Каләме” сәхифәсе хәбәр итүенчә, бүген Тәһран урамнарына Яшелләр хәрәкәтенннән шактый күп кеше чыккан.

Радиобызның фарсы бүлегенең Дубай һәм Куала Лумпурдагы хәбәрчеләре әйтүенә караганда, Иранның Яшелләр хәрәкәте башка илләрдә дә җыеннар үткәргән.

Бүгенге урам җыеннары соңгы берничә айда иң зур каршылык чарасы дип хәбәр ителә. Хакимият тә, оппозиция дә чигенергә җыенмый.
XS
SM
MD
LG