Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иҗау мәчетенә Эчке эшләр министрлыгыннан вәкилләр килде


Мөфтият Удмуртиянең Эчке эшләр министрлыгы белән килешү нигезендә эш алып бара. Ижау Җәмигъ мәчетендә министрлыкның хезмәткәрләре белән очрашу булып узды. Районнардан җыелган имамнар, мәчет активистлары, иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре белән сөйләшүдә Удмуртия Эчке эшләр министрының беренче урынбасары Ринат Сәитгәрәев, Ижау шәһәренең эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Николай Швецов катнашты.

Ринат Саитгәрәев үткән елда Удмуртиядә министрлык тарафыннан хокук саклаучылар башкарылган эшләр турында мәгълүмат җиткерде. Аның сүзләренчә, республикада 38,8 мең җинаять теркәлгән. 2008 ел саннары белән чагыштырганда, бу күпкә кимрәк (65 мең булган).

Җинаять эшләренең 70% исерек хәлдә кылынган. Шул ук вакытта наркотиклар кулланучылар саны артуы аеруча борчу тудыруын ассызыклап үтте Ринат Әнәс улы. Әле шушы араларда гына Таҗикстаннан килгән 50 килограмм наркотик матдәләрне һәм аларны таратучыларны кулга алулары хакында җиткерде Сәитгәрәев.

Удмуртия Дәүләт шурасы кабул иткән канун нигезендә республикада быелның гыйнварыннан кибетләрдә төнге сәгатьләрдә исерткеч эчемлекләр сату тыела. Хәзер үсеп килүче буынны җинаять кылудан саклап калу максатыннан - 16 яшькәчә үсмерләргә 23 сәгатьтән соң урамда йөрүне тыю буенча канун өлгесе тикшерелә.

Шулай ук сыра сатучы киоскларны мәктәп, балалар белән эшләүче учрежденияләр яныннан алу турында да җитди сөйләшү алып барыла, диде Сәитгәрәев.


Очрашуда катнашучыларның да министр урынбасарына сораулары күп яңгырады. Мәсәлән, Бәек Җиңүнең 65 еллыгына түштамгалар тапшырырга килдек дип алдап йөрүчеләр пәйда булган, бу уңайдан телевидение, радио тапшырулары аша аңлату эше алып баруны сорадылар. Бик күп киноларда милиция хезмәткәрләренең эш урынында аракы эчүләрен, тәмәке тартуларын күрсәтәләр, бу, үз чиратында, үсеп килүче буында хәмергә дә, тәмәкегә каршылык чарасы түгел, агитация булып тора диделәр мәчеткә йөрүче картлар.

Шулай ук участок милиционерлары үз вазифасына тиешенчә карамауларын билгеләп үттеләр мөселманнар. Ижауның татар бистәсендә элек урамнарда участок милиционерлары булган, алар еш кына рейд белән йөргән. Бүген аларның барлыгын да, кем икәнен дә белмибез, үз территорияләрендә ешрак күренсен иде дигән тәкъдим дә яңгырады.
«Очрашуда яңгыраган сорауларны теркәп бардык, үз эшебездә аларга игътибар булачак”, дип ышандырды Ринат Сәитгәрәев.

Тагын наркотиклар темасын күтәреп, Кытай, шәрык атрибутикасы – фэн-шуй кебек әйберләр, тарта торган үлән катнашмаларын сатучы нокталарда, урам киселешләрендә итәк астыннан наркотиклар һәм башка матдәләр сатылуы очраклары хакында әйттеләр, аларга республика Эчке эшләр министрлыгы һәм аның шәһәр идарәсе тарафыннан да игътибарны арттыру кирәклеген ассызыкладылар.

Мөфтиятнең Эчке эшләр министрлыгы белән элемтә булдыруының сәбәбенә тукталып, һәм шушындый очрашуларның нәтиҗәсен билгеләп, Удмуртия Диния назәрәте рәисе Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин болай аңлатты.

“Әлегә җинаятьчеләр арасында мөселманнар да очрый, шуңа да аларның дини ихтыяҗларын яклау өчен милиция хезмәткәрләренә ислам дине нигезләре хакында дәресләр алып барыла”, дип ассызыклады Фаиз хәзрәт.

Ринат Сәитгәрәев мөфтият белән эшнең кирәклеген билгеләп үтте.

Шулай итеп, дин тотучылар да, хокук саклаучылар да бер-берсен аңлап, кирәк вакытта, ярдәм итеп эшләүне дәвам итәчәкләр.
XS
SM
MD
LG