Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль чиркәү төзү өчен Париж үзәгендә җир сатып алды


Русия сатып алган җир Эйфел манарасы янында
Русия сатып алган җир Эйфел манарасы янында

Русия хакимияте Париж үзәгендә җир сатып алды. Аның бәясе сер булып саклана. Президент эшләре идарәсендә белдерүләренчә, анда православ чиркәү белән урыс мәдәни үзәге төзеләчәк. Урыс православ чиркәве гыйбадәт йорты гына түгел, ә барлык үзәк православ булыр дигән өметтә.

Русия хакимияте сатып алган җир Франциянең иң гүзәл җирләренең берсендә - Эйфел манарасы белән Инвалидлар сарае арасында урнашкан. Әлеге җирне сату турында Франциянең бюджет министрлыгы һәм Париж мэриясе узган елның октябрендә үк игълан иткән иде. Әмма анда Русиянең катнашуы һәм нәкъ президент идарәсе кызыксынуы гыйнвар азагында әйтелде.

Ни гаҗәп, бәйгедә катнашуга шактый аз вакыт узса да, Русия инде анда җиңеп чыкканы да мәгълүм булды. Әлеге җиргә шулай ук илчелек бинасы һәм мәчет төзү өчен Согуд Гарәбстаны, Канада һәм кунакханә булдыру ниятеннән шәхси эшмәкәрләр төркеме дә дәгъва кылган иде.

Чиркәү өчен 50 миллион евро кызганыч түгел

Русия казнасы әлеге җирне сатып алганнан соң күпмегә бушап калганы мәгълүм түгел. Чөнки аның бәясе сер итеп саклана. Әлеге Париж үзәгендәге җирнең уртача бәясен алсаң, ул 50 миллион евро тирәсе булырга тиеш, ди белгечләр.

Франция бюджет министрлыгы да үзенең белдерүендә: “Бу алыш-биреш күп кенә француз һәм халыкара инвесторлар ихтыяҗларына җавап бирә. Тәкъдим ителгән иң югары бәя хуплады”, диелә.

Русия президенты эшләре идарәсе сүзчесе Виктор Хреков әйтүенчә, сатып алынган җирдә православ чиркәү һәм шулай ук Русия мәдәни үзәге булдырылачак.

“Бу Русия җитәкчелеге карары: шул нисбәттән хөкүмәтнең махсус йөкләмәсе кабул ителде. Әгәр тарихка килсәк, Франциядә православ чиркәү төзү тәкъдиме белән патриарх Алексий II 2007 елны Парижга сәфәре вакытында президент Николя Саркозига әйткән иде”, ди ул.

Әмма әлеге үзәктә башка дин вәкилләренә дә урын бирү-бирмәү турында сөйләшү әле иртәрәк дип әйтте. Ул беренче чиратта Русия йөзен чагылдырырга тиеш икән.

Гади генә булмас төсле...


Президент идарәсе сүзчесе Хреков әйтүенчә, комплексның архитектурасын булдыру өчен халыкара бәйге игълан ителә. Чөнки ул берүк вакытта Русия һәм Франция мәдәниятенә туры килергә, Парижның гүзәллеген тагын да баетырга тиеш.

Бәйге шартларына килгәндә, чиркәү һәм үзәк комплексын төзү 2012 елдан да иртәрәк башланмыячак.

Йөз елга бер бушый торган җир

Күпләр, әлеге җир Урыс православ чиркәвенә бүләк ителер дигән фикердә. Хреков бу хакта сөйләшү әле иртәрәк, ди.

Франциядәге урыс православ чиркәве Мәскәү патриархатының Корсунски епархиясенә карый. Аларның вәкилләре әйтүенчә, чиркәү төзү өчен җир эзләү инде ике ел дәвам иткән. Һәм “100 елга бер” бушый торган җир табылгач, бу эшкә президент идарәсе кушылган.

Аларны бары тик Русиянең бәйгедә шулай тиз җиңүе гаҗәпләндергән. Чөнки ул ике турда узарга тиеш булган. Шулай ук чиркәү вәкилләрен әлеге үзәкне президент идарәсендә “православ” дип түгел, ә “урыс” дип атаулары да аптырашта калдырган.

Алар фикеренчә, анда православлар гына булырга тиеш. Чөнки урыс мәдәни үзәгенә кереш берничә ишектән була алмый.

Гомумән алганда, Урыс православ чиркәвендә җир сатып алуны “чиркәү-дәүләт” һәм шулай ук Франция-Русия мөнәсәбәте өлкәсендә зур вакыйга дип саныйлар.

Мәскәү патриархатының тышкы чиркәү эшләре бүлеге җитәкчесе урынбасары игумен Филипп сүзләренчә, урыслар инде күптән Парижда чиркәү булдыру турында хыялланган. Чөнки элеккесе кысан булган.

Җир сатып алу яңалык түгел

Бремен университеты каршындагы Көнчыгыш Европаны өйрәнү үзәге фәнни хезмәткәре Николай Митрохин әйтүенчә, Парижда Урыс православ чиркәве өчен җир сатып алу бу көтелмәгән хәл түгел.

“Бу Урыс православ чиркәвенең дәүләт структуралары ярдәмендә Европаның зур шәһәрләрендә үз биналарын булдыру өчен күчемсез милек сатып алуының дәвамы. Соңгы елларда Амстердамда тулы квартал сатып алынды, шулай ук Риминида шундый хәл булды. Күптән түгел Берлинда зур гына җир сатып алу проекты каралган иде, әмма минемчә, ул барып чыкмады. Шундый ук җир хәзер мин булган Бремен шәһәре хакимиятеннән сатып алына”, ди ул.

Митрохин әйтүенчә, Русия чиркәүне үз максатларында куллана. Аерым алганда, ул чиркәү ярдәмендә Европада үз күзәтү челтәрен булдыруны һәм илдән күченеп киткәннәргә тәэсир итү юнәлешен истә тота.
XS
SM
MD
LG