Соңгы вакытларда барлык чаралар, ярыш-бәйгеләр икътисад белән бәйле. Ә менә татар-башкорт көрәшенә кризис артык йогынты ясамаган кебек, кыш көне дә җыелып көрәшләр уздыру шуны чагылдыра. Чаллыдагы бәйгене ачарга Татарстан премьер-министры урынбасары, татар-башкорт көрәше федерациясе рәисе Марат Әхмәтов килгән иде.
“Һәр нәрсәне башкару, оештыру өчен хезмәт сорала. Милли көрәшкә республика игътибар итә. Бу - милләткә хезмәт итү. Кузгатмасаң, селкетмәсәң берни дә барып чыкмый. Кулдан килгәнне эшлибез, әлегә барысын да түгел. Мөмкинлек - чикләнмәгән”, диде Әхмәтов.
Марат әфәнде быелгы бәйгенең барлык нечкәлекләренә дә тукталмады. Башка елларда мондый бәйге 3 көн барса, быел 2 генә көн булачак.
“Ярышка килүчеләр саны, географиясе арта. Яңалык, хәзер 4 нче урын өчен дә бүләк булачак. Фаразларга яратмыйм, шулай да тарихка күз салдым. Бу бәйгедә 13 тапкыр балтачлар җиңгән. Хәзер инде чаллылар, казаннар көчле шикелле. Җиңүчеләр шушы тирәдән булыр”, ди “Ватаным Татарстан” газеты баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров.
“Татар-башкорт көрәше Татарстаннан читтә дә үсеш ала башлады. Мари Иленең ике районында, башкаласы Йошкар-Олада көрәш секцияләре эшли башлады. Ләкин көрәшкә йөрүчеләрнең кайсы имтихан бирә, кайсы авыру булу сәбәпле, Чаллыдагы бәйгегә бер генә кеше алып килдек.
Болай, Татарстанның безгә, татарча көрәшне үстерүгә ярдәмен тоябыз”, диде “Азатлык”ка Йошкар-Оладагы татар-башкорт көрәше федерациясе баш остазы Илдус Гарипов.
Әлбәттә, Чаллыда барган бәйгедә Татарстаннан читтә яшәүче татар көрәшчеләре зур осталык күрсәтмәскә дә мөмкин. Яшьләрне шундый көрәшләргә җәлеп итү төп максаттыр. Шулай да соңгы вакытта шунысы күзгә ташлана, татар-башкорт көрәше буенча авыл белән шәһәр арасында зур тартыш бара. Ә җиңүләр шәһәрдә яшәүче көрәшчеләр ягына авышып килә.