Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур мөфтиятенә 15 ел


Оренбур өлкәсе мөселманнары мөфтиятенең 15 еллыгына багышланган җыен үтте. Анда 100гә якын мөселман катнашты.

Әлеге җыенда төбәкнең мәчет-мәхәллә имамнары, мөселманнары катнашты. Чакырылган кунаклардан: Уфадан мөфти Тәлгать Таҗетдин белән Самара мөфтие Вәгызь хәзрәт Яруллин булды.

Җыен хакында Оренбур өлкәсе мөфтие Габделбарый хәзрәт Хәйруллин: “Бу җыелыш инде күбрәк Оренбур мөфтияте төзелүенең 15 еллыгына багышлана. Беренче мәсьәлә – “Хөсәения” мәдрәсәсен төп бинасына кире кайтару, анда гимназия ачу.

Киләсе елда Оренбурда “Хөсәения” мәдрәсәсе төзелгәнгә 120 ел, ә мәдрәсәнең яңадан эшли башлаганына 20 ел була. Тантаналар һәм башкарасы эшләр алда әле”, диде.

Шулай ук җыенда “130 лет Центральной соборной мечети Оренбурга" исемле китап та тәкъдим ителде. Аның авторлары тарих фәннәре кандидатлары Д. Денисов һәм К. Моргунов. Китап 99 биттән тора һәм анда 60тан артык сурәт урнаштырылган.

Җыеннан соң мөфти Тәлгать Таҗетдин өлкә губернаторы А. Чернышёв белән очрашты. Аннан инде ул “Хөсәения” мәчетенә җыелган мөселманнар белән аралашып, аларның сорауларына җаваплар бирде.

Җыен тантанага багышланган булганлыктан, анда әллә ни катлаулы мәсьәләләр каралмады.
XS
SM
MD
LG