Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимошенко сайлау нәтиҗәләрен мәхкәмәгә шикаять итәчәген әйтте


Виктор Янукович рәсми рәвештә Украинада президент сайлавында җиңүче дип игълан ителде.

Бүген Украина үзәк сайлау комиссиясе сайлауның рәсми нәтиҗәләрен хәбәр итте. Төбәкләр фиркасе башлыгы Янукович икенче турда премьер-министр Юлия Тимошенконы якынча 3,5% узган.

Украина премьер-министры Юлия Тимошенко шимбә көнне телевизион мөрәҗәгатьтә сайлауда хәрәмләшүләр булганына дәлилләре барлыгын һәм сайлау нәтиҗәләрен мәхкәмәгә шикаять итәргә җыенуын әйтте. Шул ук вакытта ул үз тарафдарларын протест чараларын оештырырга чакырмады.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Шаповал дәүләт мәхкәмә идарәсе мәгълүматына нигезләнеп бүгенге көндә мәхкәмәләрдә президент сайлавына бәйле бер генә эш тә каралмавын әйтте.
XS
SM
MD
LG