Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда эшсезләр саны зур тизлек белән арта


Татарстанда узган бер атнада гына да эшсезләр 2 мең 348 кешегә күбәйгән. Соңгы атналарда бу сан зур тизлек белән үсә башлады. Хәл шулай дәвам итсә, тиздән республикада 75 мең эшсез булырга мөмкин. Министрлык вәкилләре бу язга кадәр ел саен күзәтелә торган хәл дип тынычландыра.

Хәзерге вакытта Татарстанда гомумән 62 меңнән артык эшсез хисаплана. Бу хакта Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфыйгуллин 12 февральдә эш берлекләре белән очрашуда әйтте. Гәрчә әле 3 февраль көнне генә ул министрлык коллегиясендә 2010 елны эшсезләр саны уртача 55 мең булачак дип фаразлаган иде.

Соңгы ике атнада эшсезләр саны зур тизлек белән арта бара. Бизнес Online хәбәр итүенчә, узган атнада гына да аларның саны 2348 кешегә күбәйгән. Ә аннан алдагы атнада ул 2765 кешене тәшкил иткән.

Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында моны ел саен шушы вакытка хас хәл дип аңлаталар. Яз-җәй айларына, ягъни апрельгә кадәр эшсезләр санының үсүе күзәтелә икән. Шуңа алар уртача алганда агымдагы елны эшсезләр саны 55-60 мең булыр дип исәпли.

Әмма апрельгә кадәр әле тагын ике ай вакыт бар. Димәк республикада атнасына рәсми рәвештә генә дә 2 мең эшсез арта барса, язга кадәр аларның саны 75 меңгә җитәчәк дигән сүз. Ә бу исә әле рәсми теркәлүчеләр генә...

Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та хезмәт базарындагы хәлнең мөшкел булуын таный. “Быел без бу өлкәдә әле уңай үзгәрешләр күрмибез”, диде ул шул ук хезмәт берлекләре утырышында.

Шул ук җыелышта, гомумән, әлеге өлкәдә быел хәл катлаулы булачагын яшермәделәр.
XS
SM
MD
LG