Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илһам Шакировка 75 яшь


15 февральдә Русиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировка 75 яшь тулды.

Җырчының юбилее уңаеннан, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында концерт узачак.

Тамашада Илһам Шакиров репертуарындагы җырлар яңгыраячак. Аларны Татарстанның төрле танылган җырчылары башкарачак. Шулай ук Илһам Шакиров үзе дә чыгыш ясар дип көтелә.

Шулай ук “Яңа гасыр” телеканалында да Илһам Шакировның иҗатын яктыртуга киң урын бирелә. Әйтик, 15 февраль көнне “Илһам” дип аталган телевизион фильмы күрсәтелде. 16 февральдә исә Илһам Шакиров башкаруында телевидение фондларында сакланган җырлар яңгыраячак.
XS
SM
MD
LG