Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәлил турында бәхәсләргә нокта куелырмы?


15-16 февральдә Татарстанның Милли музеенда һәм Муса Җәлил музей-фатирында Җәлил укулары уза. Каһарман-шагыйрь турында ел буена барган кайнар бәхәсләрдән соң, бу беренче Җәлил укулары. Моннан соң Җәлил шәхесе турындагы бәхәсләргә нокта куелырмы?

1960 еллардан бирле үткәрелүче Җәлил укулары гадәт буенча Милли музейда “Төп нөсхә көне”, ягъни “Моабит дәфтәрләре”н халык хозурына чыгару тантанасы белән башланып китте. Анда татар язучылары, җәмәгатьчелек, студентлар күп килгән иде. Быел “Моабит дәфтәрләре”н Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова алып чыкты.

“Төп нөсхә көне”ндә сүз шагыйрьнең батырлыгы турында гына бармады. Анда М. Җәлилнең тәрҗемәи хәлендәге кайбер фактларны иң дөресе дип күрсәтергә тырышучыларга карата мөнәсәбәт тә һәркемнең чыгышында сизелә иде.

Былтыр “Мирас” журналының июнь-июль айларында Әхмәт Сәхапов белән Эсфир Яһүдиннең “Барбаросс” инкыйразы” дигән пьесасы басылып чыкты. Анда Муса Җәлилнең Алманиядә әсирлектә вакытта Һитлерга хезмәт итүе турында әйтелә. Бу фактларга каршы Татарстанның язучылар берлегендә җыелыш булды, Чулпан Җәлил авторларны мәхкәмә каравына бирде.

Муса Җәлил турында бәхәсләрне куертып җибәргән тагын бер мәкалә былтыр “Мирас”ның былтыр ноябрь санында чыккан иде. “Чын тарихны өйрәнергә кирәк” дигән мәкаләсенең авторы - Рәфис Җәмдихан. Ул Җәлилне, шулай ук, фашистларга хезмәт иткән, дип яза. Бүген Җәмдихан бу мәкаләнең “Мирас” редакциясенә ни рәвешле барып кергәнен белми.

Гөлчәчәк Нәҗипова
“Мин аны 2007 елның башларында ук язган идем. Журналистикада сары матбугатка шаккатыргыч язмалар бирү бар. Бу да шундыйрак язма иде. Яңарак ачылган гәзиттә аны басмадылар. Шуннан соң минем аны беркая да биргәнем булмады. Без, журналистлар тарихтагы ак тапларны күрсәтергә тырышабыз, әмма кайвакыт кара таплар кала.

Муса Җәлил исә татар халкының мактанырлык каһарманы булып тора. Татар дөньясын урыс мохитендә, чит мохиттә таныта торган шәхес. Себердән Мәскәүгәчә һәйкәлләре куелган, мәйдан, парклар аның исемен йөртә. Муса Җәлил аша татарларны беләләр һәм ул татарның абруен күтәрә”, диде ул мәкаләсенең язылу тарихы турында.

Җәлил укуларын ачканда, Татарстанның премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева Муса Җәлил турындагы архив документларының галимнәргә генә түгел, киңкүләм укучыга да җиткерелергә тиешлеген әйтте. “Галимнәр, фәнни тикшеренүчеләр елдан-ел архив документларыннан дөреслекне табып, тулыландырып тора. Быелгы Җәлил укуларында шагыйрьнең батырлыгы турындагы документларны гади укучы да күрү мөмкинлеге турында уйларга кирәк.

Кызганычка каршы, иҗат ителгән ниндидер яңа әйберләрне сәнгать әсәре итеп күрсәтергә омтылучылар барлыгын да әйтми булмый. Без бу турыда да ачыктан-ачык сөйләшергә тиеш. Әгәр әсәр чирканудан тыш башка хис уятмый икән, аны сәнгать әсәре итеп танырга кирәкми. Андыйларны вакытында дөрес бәяләү - җаваплылык һәм гражданлык позициясе. Язучылар берлеге үз мөнәсәбәтен белдерде.
Чулпан Җәлилова


Республикада Җәлил турындагы документларны өйрәнү дәвам итә. Монда Искәндәр Гыйләҗев, Рафаэль Мостафин исемнәрен әйтергә була. Бу эшкә яшь галимнәрнең кушылуы да мөһим. Без архив документларын гади укучыга җиткерергә әзер”, диде ул.

Милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова аларны аерым җыентык итеп чыгару, анда Милли музейда, Чехия, Алманиядә саклана торган архив документлары керәчәген әйтте. “Немецлар бик методик кешеләр булган. Тагын яңа документлар табылырга тиеш. Хурлау белән фашистлар шөгыльләнсен. Без Муса Җәлилнең тормышын өйрәнергә тиеш ”, ди ул.

“Төп нөсхә көне”ннән соң Җәлилнең Казан Кирмәне янындагы һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Аннан соң Рафаэль Мостафинның “Репрессияләнгән татар әдипләре” дигән китабын тәкъдим ителде. Җәлилнең музей-фатирында Мәскәүнең “Кайту” тарихи-әдәби җәмгыяте “Без сайламаган юллар” спектаклен куйды. Җәлил укулары иртәгә дә дәвам итәчәк.

Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре"
XS
SM
MD
LG