Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт яшьләре баш күтәрә


Башкорт яшьләре иттифагы Русиянең Башкортстан буенча иминлек хезмәте башлыгы, генерал-майор Виктор Палагинны республикадан куарга тели.

Бу хактагы хәбәр һәм мөрәҗәгать шушы иттифакның интернет сәхифәсендә 15 февральдә пәйда булды. Шушы хакты Русиянең “Регнум” агентлыгы да дөньяга таратты.

Бу мөрәҗәгатьтә Башкорт яшьләре иттифагы Башкортстанда барлык милләтләр дә дуслыкта яши, дип белдерә. Һәм менә шушы шартларда кемнәрдер татулык нигезенә “шартлаткыч” салырга тели, диелә. Ә бу шартлаткыч, республикага генерал-майор Палагин ФСБ, ягъни Иминлек хезмәте башлыгы булып килгәч, салына башлады, дип раслана.

“Генерал-майор Палагинның “ниндидер уйлап чыгарылган “экстремистлар”га каршы эшчәнлеге безгә аның Русия хакына да, Башкортстан өчен дә эшләмәвен күрсәтә”, - дип әйтелә бу белдерүдә. “Ул бирегә карьера баскычында өскәрәк күтәрелергә һәм чираттагы “йолдызларын”, орденнарын, медальләрен алырга һәм экстремизм белән көрәштә зур көрәшче исеменә ирешергә килгән, дигән фикер кала”, - диелә бу мөрәҗәгатьтә. - Ләкин безнең республикада эктремистлар юк икән, димәк аларның уйлап чыгару кирәк. Батырлык күрсәтү мотлак”.

Башкорт яшьләре иттифагы шушы белдерүдә Палагин әфәнденең башка “хилафлыкларына” да игътибар юнәлтә. Соңгы айларда ФСБ идарәсе Башкортстанның башка куәт оешмалары – Эчке эшләр министрлыгын, Баш прокуратураны һәм башка идарәләрне файдаланып, төрле дәүләт оешмаларына тикшерү үткәрә дип әйтелә. Шул исәптән, Башкортстан хөкүмәте каршындагы Матбугат , полиграфия һәм нәшрият идарәсендә, Мәгариф министрлыгында, Башкортстан дәүләт филармониясендә, Башкортстан спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгында һәм башка оешмаларда ФСБ тикшерүләр оештырган икән. Менә бу хәлләрнең барысы да Башкорт яшьләре иттифагы мөрәҗәгатендә республикага “басым” дип кабул ителгән.

Шушы уңайдан, Башкорт яшьләре иттифагы һәм башка башкорт милли оешмалары 16-17-18 февраль көннәрендә Федраль иминлек хезмәтенең Башкортстан идарәсе һәм Башкортстан прокуратурасы биналары каршында өч көнлек урам җыены оештырачагы хакында белдерә.

Кайбер мәгълүмат агентлыклары хәбәрләренә күрә, Башкорт яшьләре иттифагының элекке рәисе Артур Иделбаевның өендә һәм аның эш урынында 10 февраль көнне тентүләр оештырылган һәм аны 48 сәгатькә кулга алганнар. Әмма 15 февраль көнне ул үзенең әлеге эш урынында иртәнге киңәшмә үткәргән.

Шушы көннәрдә мәхкәмә аңа карата Уфада декабрь аенда журналистларны кыйнауга бәйле карар кабул итәргә тиеш икән. Аны тикшерү бүлегенә ябарга да мөмкиннәр, ди. Башкорт яшьләре иттифагының алдагы көннәрдә урам җыеннары оештырачагына да төп этәргечне шушы хәлләр дә биргәндер, дип әйтә бәйсез белгечләр.
XS
SM
MD
LG