Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтаталары латинга күчмәкче


Кырымтатарлары кириллдан кире латин әлифбасына күчә. Алар фикеренчә, дөнья буйлап сибелгән кырымтатарларны берләштерү өчен бу иң отышлы юл. Шул нисбәттән инде киңәшмәләр уздырыла башлаган.

Акмәчеттә (Симферополь) узган киңәшмәдә бер әлифбадан икенчесенә күчү өлкәсендә фәнни-гамәли мәсьәләләр тикшерелде. Аерым алганда, анда КИПУ галимнәре белән башка югары уку йорты тел белгечләре берлегендә ясалган “Латин әлифбасында әдәби кырымтатар теле орфографиясе кагыйдәләре” дигән хезмәт тәкъдим ителде.

Әлеге хезмәтне ясар өчен белгечләр элек кулланылган кагыйдәләр нигезендә төрле тикшерүләр уздырган.

Tatarlar.ru хәбәр итүенчә, киңәшмәдә катнашучылар кырымтатар телен латинга күчерүне тормышка ашыру өчен тиз арада гамәли чаралар күрергә чакырган. Шулай ук алар “Латин әлифбасында әдәби кырымтатар теле орфографиясе (дөрес язу) кагыйдәләре”н кыска вакыт эчендә кертеп, аны төрле чаралар оештыру, шул исәптән махсус сүзлекләр чыгаруда куллануны тәкъдим иткән.

Киңәшмәдә чыгыш ясаган Кара диңгез төбәге университетлары берлеге генераль секретаре, Романиянең “Овидиус” университеты профессоры Эден Мамут сүзләренчә, соңгы дистә елда кырымтатарлары сүзләре яңгырашына кертелгән үзгәрешләрне истә тоткан уртак орфографик кагыйдәләрне раслап латинга кайту дөнья буйлап сибелгән кырымтатарларын берләштерү өчен бик уңай хәл булачак.

Кырымтатарлары милли мәҗлесе рәисе урынбасары Рифат Чубаров та латин әлифбасына кайту һәм кырымтатар әдәби телен үстерү кырымтатарлары арасында коммуникация системасын булдыру өчен бердән-бер отышлы юл дип саный.

XS
SM
MD
LG