Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчет һава аланына Әхмәтхан Солтан исеме бирелә


Кырым Югары Шурасының Мәдәният, яшьләр һәм спорт комиссиясе кырымтатар очучыларның Акмәчет халыкара һава аланына сынаучы очучы Әхмәтхан Солтан исемен бирү тәкъдимен хуплады.

Парламент әгъзалары фикеренчә очучының барлык казанышларын исәпкә алып һава аланына Әхмәтхан Солтан исемен бирү дөрес адым булачак. Быел кырымтатар Әхмәтхан Солтанның тууына 90 ел тулуны искә алу чаралары кысаларында Акмәчет һава аланына аның исеме биреләчәк.

Әхмәтхан Солтан ике мәртәбә Советлар Берлеге каһарманы исемен ала, Икенче дөнья сугышында шәхсән 30, башкалар белән берлектә 19 дошман очкычын бәреп төшерә.

Сугыштан соң очкычлар сынаучы булып эшләгән Солтан 1971 елда чираттагы сынау очышы вакытында һәлак була.
XS
SM
MD
LG