Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керәшен яшьләренең беренче җыены Чаллыда узды


Узган елның декабрь аенда Казанда Бөтенрусия керәшен яшьләре форумы узды. Шушы форумның бер юнәлеше буларак, хәзер төбәкләрдә керәшен яшьләре җыеннары уза башлады. Шушындый җыенның беренчесе Чаллыда узды һәм анда Зәй, Мамадыш, Алабуга, Минзәлә, Түбән Кама, Казан кебек шәһәр һәм район вәкилләре катнашты.

Чаллының Халыклар дуслыгы йорты. Биредә керәшен яшьләренең төбәкара беренче җыены уза. Килгән кунакларның һәрберсенә Татарстанның атказанган артисты Виталий Агаповның җырлар китабы һәм җырлар тәлинкәсе бүләк итеп бирелә. Җыен башланырга санаулы минутлар гына калып бара. Менә Башкортстанның Бакалы районы вәкилләре дә килеп җитте. Аларны да Чаллы керәшеннәр җәмгыяте рәисе Виталий Агапов, Республика керәшеннәр оешмасының башкарма комитет җитәкчесе, “Туганайлар” газеты баш мөхәррире Людмила Белоусова зурлап каршы ала.

Керәшен яшьләренең беренче җыены үз алдына нинди максат куя, нинди нәтиҗә көтә?

“Һәр халыкның үз бәйрәмнәре, җырлары, моңнары һәм гореф-гадәтләре булган кебек, үзләренең яшьләре дә бар. Шул яшьләрнең дөньясы да булырга, алар үзара танышырга, аралашырга тиеш. Әйтик, бу җыен башланыр алдыннан гына шул билгеле булды, 21-23 яшьлек кызлар бер авылдан булганнар, бер-берсен белмәгәннәр, ләкин шушы җыенда гына танышалар. Әле форум башланмады, нәтиҗәсе бар инде”, диде В.Агапов.

Виталий Агапов, Людмила Белоусова яшьләрне каршылый
“Республика керәшеннәр оешмасы декабрь аенда Бөтенрусия керәшен яшьләре форумы уздырды. Шуның нәтиҗәсе буларак, районнарда, шәһәрләрдә яшьләр җыеннары уза башлады. Беренчесе менә Чаллыда. Бу җыен башка төбәкләргә дә этәргеч бирер, яшьләр белән эшләүне киңәйтергә ярдәм итәр”, дигән өметтә тора Л.Белоусова.

Светлана Максимова Казаннан килгән. “Казанда һәр чәршәмбе Халыклар дуслыгы йортына җыелабыз. Керәшен җыр-биюләрен өйрәнәбез. Геннадий Макаров, Валентина Максимова, Людмила Белоусова безгә осталык үрнәкләрен бирәләр. Бу җыенга киләүемә шатмын”, ди Казан делегаты.

Шулай ук Казан кунагы Саша Долгов әйтүенчә, Башкортстан, Удмуртия, Чиләбе якларында яшәгән керәшен яшьләре белән элемтә булдырыла. “Эшне әкрен генә, ипләп кенә башлап җибәрәбез”, ди ул. Тиздән Казанда “Керәшен егете” бәйгесе узачак икән. Аннан Мамадышта үткәрергә уйлыйлар. Долгов фикеренчә, керәшен темасы бераз гына сәясиләшкән.
Җыенны Виталий Агапов алып барды


“Без – керәшен”, дип кычкырып йөрү уңай нәтиҗә бирмәс, керәшеннәр әйткәндәй, җайлап кирәк, әкрен кирәк. Керәшен яшьләре дә, олылары да хәзер күтәрелештә.

Ә менә Чаллыдан Александр Сергеев “Хәзерге чорда бердәмлеккә беренче адымнар ясала, тамырыбызны саклап, киләчәккә җиткерү – максат”, дигән өмет белән яши.

Җыен барышында Мәскәү кунагы, Пятницкий исемендәге хор солисты Марина Карпова 3 җыр башкарды. Шуларның берсе – әбисе өйрәткән “Сөнәкәй буйлары” җыры. Маринаның тамырлары Бакалы якларына барып тоташа. Сөйләшү барышында, мондый җыеннарны керәшеннәр яшәгән төбәкләрдә дә уздырырга кирәк, дигән теләкләр әйтелде. Ә менә Башкортстан керәшен үзәге җыенны сентябрь аенда, Бакалыда уздыра.
XS
SM
MD
LG