Accessibility links

Кайнар хәбәр

Садретдинов: "Мине пычратырга телиләр"


Әгъләм Садретдинов
Әгъләм Садретдинов

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Әгъләм Садретдинов Буа хакимияте башлыгы булып эшләгән вакытта шул җирлектәге эшмәкәр Рәшит Садыйков үлеменә катнашы бар дип шикләнелә. Министр үзе моны яла дип атый.

Бу хакта “Безнең гәҗит” REGNUM мәгълумат агентлыгы һәм “Бизнес-Online”га таянып яза.

“Мине бер бандит – Мәсхүт Нәҗмиев пычратырга тели. Аның бар җинаятьләре дә ачылган инде. “Кварталлар” җинаятьчел төркем белән бәйләнгән булуын белгәч, нык гаҗәпләндем. Ул Буадагы кибеттә граната шартлатуы, Бикчәнтәевлар йортын яндыру өчен хөкем ителде. Бандитлар кара битлекләрдән эш иткән, кыйммәтле әйберләрне алып чыккан. Нәҗмиевнең юл күрсәтүче булуы исбатланган. Ә таланган байлыкны үзара бүлешкәннәр”, дип “Безнең гәҗит” Садретдинов фикерләрен китерә.

Шулай ук министр, үз вакытында, Нәҗмиевнең Баудагы уен автоматларын япкан өчен үч ачлып, җаваплылыктан качарга теләвен дә әйтә. Нәҗмиевнең ялган документлар белән 50 миллион сумлык кредит алуын да өсти.

“Хәзер адвокатлар белән эшләячәкмен... Хәзергә мин кылмаган эшемне исбатларга тиеш”, дигән Садретдинов.

Эшмәкәр (Садыйков) 2003 елда Буадагы үз йорты ишегалдында эченә һәм башына атудан үтерелгән. 2003 елда җинять кылучылар табылмау сәбәпле, эш туктатылган. Ләкин узган елның декабрендә яңа дәлилләр килеп чыга. Әлеге эш Казандагы “38нче квартал” һәм “27нче квартал” җинаять төркемнәренә карата ачылган эшләр белән берләштерелә.

Садыйковның берничә ел элек Дәүләт думасы депутаты Сергей Шашурин ярдәмчесе булуы да мәгълүм. Эшмәкәрнең районда абруе булган, элегрәк кулланучылар хокукларын яклау җәмгыятенә җитәкчелек иткән.

“Безнең гәҗит” язуынча, Садыйков күпләргә тынгылык бирмәгән, хакимиятнең криминал белән бәйле булуына даими зарланган.

Әлеге хәлгә мөнәсәбәттә хокук саклау оешмалары вәкилләре бүгенгә аңлатма бирми.
XS
SM
MD
LG