Украинаның Югары административ мәхкамәсе 7 февральдә үткән икенче тур президент сайлауда Виктор Януковичның җиңүен тану турындагы Үзәк сайлау комиссиясе карарын вакытлыча көчтән чыгарды.
Януковичның көндәше, премьер-министр Юлия Тимошенко җиңелүен танымыйча сайлау хәрәмләшүләр белән үтте дип мәхкамәгә мөрәҗәгать итте.
Бу атнада парламент Януковичның вазифага керешү тантанасын 25 февральдә үткәрергә карар иткән иде.
Югары административ мәхкамә сайлау нәтиҗәсен гамәлдән чыгару-чыгармау турында алдагы 2 көндә карар итәр дип көтелә.