Accessibility links

Татар оешмалары башкорт яшьләре иттифагының гамәлләрен хупламый


Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге утырышы узды. Анда башкорт яшьләре иттифагының Русия иминлек хезмәтенең Башкортстан бүлекчәсе башы генерал-майор Виктор Палагинга ышаныч күрсәтмәү турында мөрәҗәгате тикшерелде.

Эш шунда, иминлек хезмәте Мәгариф министрлыгында, Башкорт дәүләт филармониясендә, Спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгында һәм Матбугат, полиграфия, нәшрият идарәлегендә тентүләр үткәргән иде. Башкорт яшьләре иттифагы бу гамәлләрне “татулык нигезенә шартлаткыч салырга теләү” дип бәяләде һәм иминлек хезмәте җитәкчесенә каршы каршылык чаралары үткәрергә чакырды. Анда татар оешмаларын да катнашырга чакырды.

Татар оешмалары берлеге аны тикшергәннән соң ул чараларда катнашмаска карар чыгарды. Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы профессор Мәҗит Хуҗин моны шулай аңлатты: “Иминлек хезмәтләре канун кысасында эш иткән. Шуңа без башкорт яшьләре иттифагының каршылык чараларында катнашмаячакбыз. Әлеге оешманың гамәлләрен дә онытасыбыз юк. Алар Уфада пенсионерлар үткәргән каршылык чарасына килеп, мичкәләр шакып, комачаулап тордылар. Берничә карт-корыны тукмадылар.

Безнең бинага ут төртергә тырышу очрагы булды. Бинадагы Русия һәм Татарстан байракларын алып ташладылар. Чаралар үткәрергә комачауладылар. Башкортстан милициясенең элекке башы Рафаил Диваев аларны яклады. Инде килеп, без ул узган эшләр буенча тикшерү үткәрүне сорыйбыз. Без бу уңайдан мөрәҗәгать тә кабул иттек. Ул Русия президенты һәм хөкүмәте башы, Башкортстан президентына, кеше хокуклары яклаучы оешмаларга җибәреләчәк”, диде ул.
XS
SM
MD
LG