Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алсуга - Татарстанның халык артисты исеме


Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Казан кирмәненең тантаналар залында җырчы Алсуга Татарстанның халык артисты исемен шәхсән үзе тапшырды. Бу турыда карарны ул узган җәйдә имзалаган иде.

"Эксклюзив Арт" ширкәтенең сәнгать җитәкчесе Алсуга әлеге бүләкне тапшырганда президент “Алсу булдыра. Акыллы, чибәр, иҗатта да, гаиләсендә дә өлгерә”, - дип мактады.

Алсу бу вакыйганың үз иҗат юлында иң дулкынландыргыч мизгел булганлыгын әйтте.

9 ел элек Казанда концерт вакытында аңа Татарстаннаң атказанган артисты исеме бирелгән иде.

2008 елда җырчының татар телендә беренче җыентыгы дөнья күрде.

Ике бала анасы Алсуга бу җәйдә 27 яшь тула. Беренче тапкыр үзенең “Зимний сон” җыры белән ул 1998 елда танылган иде. Аның әтисе - Рәлиф Сафин - Русиянең Федерация шурасында Алтай республикасын вәкиллек итә.

Халык артисты исеме шулай ук Татар дәүләт Филармониясе җырчысы Резидә Галимовага да тапшырылды. Айдар Фәйзрахманов Русиянең атказанган артисты исемен алды.

Русия һәм Таратстанның төрле мактаулы исемнәрен раслаучы документларны Казан кирмәнендә Шәймиев кулыннан барлыгы 55 кеше алды. Алар арасында ширкәт җитәкчеләре, район башлыклары һәм дәүләт хезмәткәрләре дә бар.
XS
SM
MD
LG