Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскиның «Дуслык Йорты» агымдагы елга планнар кора


Омски шәһәрендә эшләп килүче төрле милләтләрнең милли-мәдәни оешмалары асылда өлкә мәдәният министрлыгының Дуслык йорты каршында эшли. Күп милләтләрнең оешмалары берничә булганга күрә, Дуслык йортына 15 милләтне берләштерүче 25 милли-мәдәни үзәк һәм мохтарият карый.

Оешмалар саны буенча иң алдан барганнары немецлар, аларның дүрт, аннан кала казакъларның өч оешма, башка милләтләрнең берәр яисә икешәрдән. Татарларның Дуслык йорты каршында шәһәр һәм өлкә мохтариятлары эшли.

Дуслык йортында барлык милли оешмаларның да даими урыннары, бүлмәләре юк, әмма үзләре теләгән вакытта концертлар, әдәби-музыкаль кичәләр кебек төрле мәдәни чаралар үткәрә алалар. Татар шәһәр милли-мәдәни мохтарияте оештырган “Өмет” студиясенең дәресләре дә атнага бер мәртәбә Дуслык йортында үтә.

Омскиның милли-мәдәни оешмалары үзләренең эшчәнлекләрен Дуслык йорты җитәкчелеге алдында хисаплар тотып, планнар язып алып баралар. Инде барлык оешмалар тарафыннан 2010 елга эш планнары булдырылды, хисаплар тапшырылды, нинди оешманың, күпме халыкка мәдәни хезмәт күрсәткән булуы да саналды.

Нинди милләт оешмаларының, нинди уңышларга ирешүе турындагы мәгълүматлар бу көннәрдә генә Дуслык йортында үткәрелгән йомгаклау җыелышында әйтелде. Анда чыгыш ясаучылар, узган елның авыр булуын, шуңа карамастан күп эшләр башкарылуын билгеләделәр.

Шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте ел әйләнәсендә башкарган төрле эшләре, үткәргән чаралары – барлык күрсәткечләр буенча узган еллардагыча, алдынгылар рәтендә.

Бу турыда Дуслык йорты директоры урынбасары Елена Цицуева әйтеп үтте. Татар шәһәр мохтарияте белән беррәттән немец, казакъ, украин оешмалары аталды. Ул актив эшләүче оешмаларга рәхмәтләрен белдереп, башкаларны бу дүрт оешмага тиңләшергә өндәде, бер үк вакытта балалар белән эшләүгә игътибарны юнәлтергә кирәклеген ассызыклады.

2010 елда иң зур эшләр –“Единение” милли мәдәниятләр фестивален үткәрү һәм “Милли авыл” мәдәни корылмасы булдыру, дип әйтте өлкә мәдәният министрлыгы вәкиле Наталья Рыбакова үзенең чыгышында.

Эш планнарына килгәндә, әлегә Дуслык йортының ярты елга исәпләнгән чаралары турында сүз барды. Ярты еллык планда татарлар өчен өлкә күләмендә “Татар җыры” бәйгесе үткәрү каралган. Җыр бәйгесен июнь аенда, Колосовка районында үткәрү күздә тотыла.

Омскиның Дуслык йорты каршында эшләүче оешмаларның координация шурасы рәисе Яков Бирлянт, без монда менә дигән бинада, Дуслык йорты дип атала, мин Төмән, Екатеринбур, Новосибирски белән чагыштыра алам, беркайда да милли оешмалар Омскидагы кебек яхшы яшәмиләр дип белдерде. Дөрес, ул әйтеп үтелгән төбәкләрдә милли оешмаларның нинди күрсәткечләр буенча начаррак яшәвен төгәлләп әйтмәде.

Шулай, Омскида мактаулы Дуслык йорты булса да, “Милли авыл” мәдәни корылмасын булдыру буенча 2010 елда эш башланачак.

Елена Цицуева, милли-мәдәни корылма төзү буш хыяллар түгелме, тиз арада гына булырмы дип тә икеләнгән идек, диде.

Аннан соң ул, инде эш башланды, килешү өлгесе төзелгән, ул карау, тикшерү өчен губернаторга юлланган. Килешү дүрт яклы булачак, ягъни өлкәнең Мәдәният, Төзелеш һәм коммуналь торак комплексы министрлыклары, Омскиның шәһәр хакимияте һәм милли-мәдәни оешмалар тарафыннан имзаланачак, һәм табигый, милли-мәдәни оешмалар милли утарлар төзелеше өчен акча табу, инвестор, эзләү белән шөгыльләнәчәкләр, дип эшнең барышы белән таныштырды.
XS
SM
MD
LG