Accessibility links

Пакстанда Талибанның тагын 2 югары җитәкчесе тотылган


Әфганстанның Кундуз виләяте башлыгы Мөхәммәт Гомәр Пакстан көчләре Әфганстандагы Талибан җитәкчелегенең тагын 2 әгъзасын кулга алган дип белдерә.

Аның әйтүенчә, алар Кундуз һәм Баглан виләятләренең күләгәдәге башлыклары, төбәктәге Талибан көчләре җитәкчеләре.

Пакстанда берничә көн элек Әфганстандагы Талибанның икенче иң югары җитәкчесе кулга алынуы хәбәр ителгән иде.
XS
SM
MD
LG