Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Фатир тоту бәяләре күпмегә һәм нәрсә хисабына артты?


- Былтыр мин 1 мең дә 200 сум түли идем. Быел 2 мең 200сум язганнар. Бер мең сумга артык. Фатирга түләү быел 50 %ка арткан дип уйлыйм. Ишегалдын чистартуга бәяне фатир мәйданы күләменнән санаганнар. Ә безнең ишегалды бөтенләй юк.

- Былтыр 1 мең дә 700 сум иде, быел 1 мең дә 800 сум. Йөз сумга гына арткан. Без шәһәр үзәгендә генә яшибез. Фатирның мәйданы 38 квадрат метр.

- Безнең фатирга түләү 30 % ка арткан, түләмәдем әле.

- Былтыр 3 мең дә 300 сум түли идек. Быел 500 сумга арткан бугай, төгәл генә әйтә алмыйм. 3 мең дә 800 түләдек, ахрысы.

- Коры чүпне чыгарып ташлар өчен дә, фатир мәйданы күләменнән саный башладылар. Менә мин 40 квадрат метрлы фатирда берүзем торам, миңа шулкадәр күп итеп язганнар бәяне, мин шулкадәр чүпләмим. Өйне җылытуга да бик күп бәя язганнар. Ничек була инде ул алай, көпә-көндез талыйлар. Җитәкчеләр белә бит бу турыда, алай булырга тиеш түгел бит.

- Мин Гоголь урамында торам. Фатирга 7 мең 100 сум түләргә китергәннәр. Телефон, интернет, газ белән 9 меңгә җитә. Электр белән тәэмин итүгә счет-фактурага 2 мең дә 200 сум язганнар.

- Газга былтыр 46 сум гына түли идек. Быел 300 сум түләргә счет-фактура китергәннәр. Без хатыным белән икәү генә яшибез. Без каян шулкадәр газны яндырыйк инде. Көннең буе эшлибез дә, кич кенә кайтып ашарга пешерәбез дә, ятып йоклыйбыз.

- Фатирга бәяләр бар яклап та артты: җылылык өчен дә, су өчен дә, электр өчен дә. Бу дөрес түгел. Мин элегә түләмәдем. Нишләргә, дип уйлап торам. Пенсионерларга, бәлки, социаль яклау бүлеге ярдәм итәр дип өмет итәм.
XS
SM
MD
LG