Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газапларга түзгән даһи шагыйрь


 Гакыйл Сәгыйрев
Гакыйл Сәгыйрев

Татар поэзиясе аланында Гакыйл Сәгыйрев аеруча бер игътибарны җәлеп итеп торган талант иясе. Шагыйрьне беренче мәртәбә ансыз хөрмәтләделәр. Самарның “Яктылык” мәктәбендә узган тантана турында “Ислам-Нур” газетының мөхәррире Фәрид Ширияздан белән әңгәмә кордык.

Гакыйл Сәгыйревка багышланган тантанага күп көчләр тартылган иде. Гакыйл - феномен. Аның шигырьләренең һәр юлында кабатланмас моң ята. Маяковскийның: “Бер шигырь язар өчен тонналаган сүз таулары актарырга туры килә!” диюе Гакыйл иҗаты турында әйтелгән диярсең.

Гакыйл Сәгыйрев шигырьләренең үзенчәлеге нәрсәдә?

Алар салмак. Гади. Аңлаешлы. Пафос юк, ләкин дә хисләр өермәсе көчле. Аның рухи көче игенчегә дә, галимгә дә, түрәләргә дә үрнәк.

Шагыйрьнең даһилыгын аңларлык буын үсәрме?

Кичәдә олылар аз иде. Бу инде халыкның үз әдәбиятыннан читләшүедер. Поэзияне аңлаучылар сирәгәя.

Поэзияне аңлау, аны ярату өчен китап уку гына җитми бит әле. Китапны ярата белү үзенә бер сәләттер?

Һичшиксез шулай. Ләкин дә укымый гына әдәбиятны яратып булмый.

Һәр кичәнең аеруча истә калырлык мизгелләре була. Кемнәр калыкты?

Ульян өлкәсенең Исәнтимер авылыннан килгән Гакил һәм Рәисә Шакуровларның
шигъри-музыкаль чыгышлары очрашуны чын бәйрәмгә әйләндерделәр. Шагыйрьнең энесе Наилнең катнашуы да тантананы көчәйтте. Кичәгә килгәннәр рухи сафлык алдылар.
XS
SM
MD
LG