Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Без монда кем хуҗа икәнлеген аңлатырга тиешбез”


18 февральдә Уфада, Русия Иминлек хезмәтенең Башкортстандагы идәрәсе янында Башкорт яшьләре берлеге үткәргән пикетның бер максатын, шушы оешманың башлыгы Фәүзил Мәликов шулай дип билгеләде.

Әлеге пикетта республика югары уку йортларыннан җитмешләп башкорт студенты катнашты, яртысы кызлар иде. Аларның кулларындагы шигарьләрдә: “Палагинны эшеннән алырга!”, “Палагин, үзеңнең Уфагуб сайтыңны яп!”, “Палагин, башкортлар Уфагуб сайты өчен сине гафу итмәячәкләр”, "Палагин - ложка дегтя в бочке ФСБ" һәм башка шундыйрак сүзләр язылган иде.

Башкорт яшьләре берлегенең башлыгы Фәүзил Мәликов әйтүенчә, Виктор Палагин Башкортстандагы ФСБны җитәкләгәннән соң, башкорт милли оешмалары лидерларын кыса башладылар, аларны экстремизмда гаепләп тентүләр, сорау алулар башланды.
“Без менә үз республикабызда яшибез, үз илебездә яшибез һәм кем монда хуҗа икәнлеген аңлатырга тиешбез. Ул Мари илендә эшләгән икән, анда аның ысуллары үткән икән – бездә үтмәячәк”.


Пикетта катнашучы башкалар да ФСБ башкортларны кыса башлады, дип ачуларын белдерделәр. Милләт өчен әллә ни кадәр хезмәт күрсәткән, “Башкорт хылукае” чибәр кызлар ярышын даими үткәргән Башкорт яшьләре берлегенең ветераны Артур Иделбаевның хәтта өендә тентү үткәргәннәр, бу бер калыпка да сыймый, дигән фикер яңгыраттылар пикетта катнашучылар.

Бер сәгать шулай Дзержинский һәйкәле янында басып торганнан соң пикетчылар оешкан рәвештә таралдылар. Фәүзил Мәликов әйтүенчә, алар 19 февральдә дә пикетка чыгачак. Гомумән, ди ул, Палагин Башкортстаннан киткәнче, алар даими рәвештә төрле ризасызлык чаралары оештырып торачак.
XS
SM
MD
LG