Accessibility links

Мәчет чиркәү түгел ул...


Мәскәүдә Җәмигъ мәчетенең төзелеше күп еллар дәвам итә инде. Ләкин аның кайчан төгәлләнәчәге хакында тәгаен генә беркем дә әйтә алмый. Бер заман Мәскәү мэры Юрий Лужков аны хәтта 2007 елның шәһәр көненә ачылачак дип тә белдергән иде. Ул вакыттан соң да 3 ел узып киткән.

Узган ел дәвамында төзелешнең чыгымнарына, сарыф ителгән акчаларына карата төпле тикшерүләр уздырганнан соң, инвесторлар проектчыларны һәм төзелешне алып баручы ширкәтне алыштырырга ният кылганнар. Һәм бәйге игълан ителгән булган. Ул бәйгедә «Бектерио» дип аталган төрек ширкәте җиңеп чыккан.

18 февральдә төзелешне алып барачаклары турында килешүләр имзаланганннан соң, төрек төзелеш ширкәте вәкилләре корбан чалып, догалар белән төзелеш эшенә тотындылар.

Мәчет төзелеш инде күп еллар алып барыла. Кайбер эшләр өчен әле һаман да рөхсәт документлары да алып бетерелмәгән. Чөнки ул проект эшләреннән тора. Әлбәттә, бу мәчет төзелеше өчен хөкүмәт тарафыннан бернинди дә матди чыганаклар каралмаган. Түләүләрне хәйриячеләр алып бара.

Шул ук вакытта рус проваслав чиркәве өчен мөмкинлекләр чикләнмәгән. Хәзер инде алар чит илләрдә дә төзелешләр башларга тора. Шуларның берсе Парижда Эйфил манарасы янындагы җирне алыр өчен ярышта җиңеп чыгу турындагы хәбәр булды. «Рус дөньясы» дип аталган проект 60 миллион евро торачак. Бу вәзгытькә аңлатма бирүне сорап, Равил хәзрәт Гайнетдингә мөрәҗәгать иттек.

«Дөресен генә әйткән вакытта, бу безнең генә фикер түгел, галимнәр, җәмәгатьчелек фикере дә – Русиядә диннәр арасында тигезлек юк! Нәрсә генә дисәк тә, рус проваслав чиркәве дәүләт дине дәрәҗәсен үзенә дәгъват кыла. Без ничә еллар буена – Русия күп милләтле, күп динле ил, диннәр арасында диалог, хезмәттәшлек булырга тиешле диеп, шуны таләп итеп киләбез. Әлбәттә, бүгенге көндә Русия хөкүмәте үзенең кайбер адымнары белән башка диннәргә карата гаделсезлек күрсәтә дип әйтәбез», диде Равил Гайнетдин.

Равил хәзрәт шулай ук Иерусалимда һәм Үрдүн елгасы буенда Рус проваслав чиркәве өчен салыначак утарлар турында сөйләде:

«Иерусалимда Котдус Шәрифтә император утарын төзүгә дип, дәүләт бюджетыннан 1.5 миллиард акча бүлеп бирелгән. Ул проваслав чиркәвенеке булып саналачак. Шулай ук Үрдүн елгасы буенда Русиягә дип бирелгән җир дә проваслав чиркәүнеке булачак. Аны да дәүләт түли. Ә бит Париждагы җирне алуда проваслав чиркәве җиңде дисәләр дә, ул бит чиркәү җиңгән дигән сүз түгел, Русия хөкүмәте җиңгән дигән сүз.

Димәк, анысы да хөкүмәт акчаларына салыначак. Гаҗәеп хәл! Бу инде хөкүмәтнең рус проваслав чиркәве алдында башын иеп, тезен чүгү дип аңларга кирәк. Һәм бу хәл чиркәүнең сәясәткә тәэсирен дә, басымын да күрсәтә дип аңлыйбыз», диде Равил хәзрәт Гайнетдин.
XS
SM
MD
LG