Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт оешмалары ахыргача көрәшәчәк


Башкорт милли оешмалары җомга көнне Уфада янә дә бер урам җыены оештырды. Бу юлы да ул Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан идарәсе бинасы каршында үтте.

Дзержинский һәйкәле янындагы мәйданга башкорт милли хәрәкәте вәкилләре – Башкорт яшьләре иттифагы, Бөтендөнья Башкорт корылтае, “Күк бүре” башкорт оешмалары әгъзалары, югары уку йортларында белем алучы талиплар, җәмгысе 50гә якын кеше җыелды.

Атнакич узган җыенда 100гә якын кеше катнашкан иде. Ә пикетка рөхсәт сорап язылган гаризада 50 кеше киләчәк дип әйтелгән булган. Шуңа күрә дә, артык кеше килде, дип пикетны оештыручыларның берсе Башкорт яшьләре иттифагы рәисе Фәүзил Маликовка карата милиция хезмәткәрләре, беркетмә төзеп, аның имзасын алган.

Җомга көнне оештырылган пикетта да, узган көндәге кебек үк, анда җыелучылар республикага, ФСБ башлыгы итеп, 1,5 ел элек читтән китерелгән генерал-майор Виктор Палагинга каршы юнәлдерелгән шигарьләр тотып торды. Башкорт яшьләре иттифагы вәкилләре Палагин әфәнденең милли оешмаларга басымыннан, эзәрлекләвеннән зарлана. Мисал өчен, соңгы айларда ФСБ идарәсе Башкортстанның башка куәт оешмалары – Эчке эшләр министрлыгын, Баш прокуратураны һәм башка идарәләрне файдаланып, төрле дәүләт оешмаларына да, милли оешмаларга да, тикшерү үткәрә дип әйтелә.

Чынлап та, куәт оешмалары соңгы атналарда кайбер милли оешмаларда да, рәсми оешмаларда да, шул исәптән, Башкортстан хөкүмәте каршындагы Матбугат, полиграфия һәм нәшрият идарәсендә, Мәгариф министрлыгында, Башкортстан дәүләт филармониясендә, Башкортстан спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгында һәм башка оешмаларда тикшерүләр оештырган. Кайбер милли хәрәкәт җитәкчеләренең һәм рәсми җитәкчеләрнең эш урыннарында гына түгел, ә фатирларында һәм йортларында тентүләр дә үткәрелгән.


Җомга көнне үзган пикет урынына яшьләрне милиция хезмәткәрләре боҗрасы аша гына үткәрделәр. Пикетчыларны һәм журналистларны анда тимер тикшерүче җайланмалар белән җентекле тикшереп кенә керттеләр. Урам җыенын оештыручыларның берсе Фәүзил Маликов “Азатлык” радиосына биргән әңгәмәсендә атнакич оештырылган җыен өчен үзен мировой мәхкәмәгә чыкыртканнарын әйтте.

“Эш беркетмә төзү белән генә бетмәде, ә мәхкәмәгә дә чыкырттылар, - ди Фәүзил Маликов. – Бу безнең милли оешмалар лидерларын куркыту, аларны каршылык чараларынан баш тарттыру өчен эшләнә. Ләкин без канунга каршы бармыйбыз, бары тик үз хокукларыбызны яклыйбыз. Демократик ил икән, димәк без теге яки бу хәлләргә үз фикеребезне белдерә алырга тиешбез. Без әле март аенда да, аннан соң да, 10 июньгә кадәр төрле каршылык чараларын даими оештырачакбыз. Ул чаралар пикетларны митингларны, дискуссия клубларында фикер алышуларны үз эченә ала. Кыскасы, без көрәшне туктатмаячакбыз”.

Март аенда башкорт милли оешмалары вәкилләре урам җыеннарын даими үткәрәчәген әйтә. Каршылык, ризасызлык чаралары төрле темаларга багышланачак. Шул исәптән, Русиядә федерализм корылышын үстерүне таләп итү дә, Башкортстанның ил эчендәге хокукларын арттыру кирәклеге дә, башка таләпләр дә күтәреләчәк аларда.

Ул чараларда тагын да күбрәк башкорт милли оешмалары катнашачак, дип көтелә. Әлегә шунысы мәгълүм, башкорт милли хәрәкәте вәкилләре, Уфадагы “Конгресс-холл” бинасы мәйданында, 27 февральдә киңколачлы урам җыены-митинг оештырырга сорап язган гаризаларына хакимиятләрдән тискәре җавап алган. Әмма март аенда андый җыеннар рөхсәт ителмәсә, һичьюгы пикетлар булса да үткәреләчәк дип ышандыра башкорт милләтпәрвәрләре.
XS
SM
MD
LG