Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент Миңнеханов арбасына кем утырыр?


Әлегә Татарстанның бер президенты Миңтимер Шәймиев кенә булса да, халык күңелендә республика ике башлы. Кем әйтмешли, Шәймиев китеп, Миңнеханов килеп өлгермәгән. Дәүләт шурасы утырышы вакытыннан алда үткәрелмәсә, яңа президент 25 мартта рәсми вазифаларына керешәчәк.

Республикада киләчәк турында фаразлар зур кызыксыну уята. Күпләрне яңа президент арбасына кем утырыр икән дигән сорау борчый.

Миңтимер Шәймиев сәясәттән бөтенләй китергә уйлый - ул Русия президенты Медведев тәкъдим иткән, Федерация Шурасы башлыгы урынбасары булуны да, Русиядә мөселман харәкәтен җитәкләүне дә кире какты. Аның киләчәктә Болгар һәм Зөя тыюлыклары белән шөгыльләнәчәге билгеле.

17 февральдә Шәймиев Татарстан республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу республика фондын төзү турында карар да чыгарган. Ул Казанда урнашачак. Фонд булгач, аның акчасы да булырга тиеш.

Миңнеханов президент һәм премьер

Рөстәм Миңнеханов исә президент булырга әзерләнә. Сәяәт белгечләре фикеренчә, Миңнеханов бер катлы гына кеше түгел. Шуңа аннан ни көтәргә белмәссен.

Рөстәм Миңнеханов
Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов президент булса да икътисади хакимят башлыгы булуын туктатырга җыенмый, димәк президент премьер да булачак кебек килеп чыга. Шуңа ул Кирмәндә түгел, ә хөкүмәт бинасында эшләп калуны кулайрак күрә. Кирмәндәге президент сарае тантаналар өчен генә кала ала.

Берүк вакытта Миңнехановка ышанычлы урынбасар кирәк булачак. Бу урында хәзерге авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовны гына күзалларга була, ди Әхмәтов. Кайбер сәясәт белгечләре бу уңайдан, авыл хуҗалыгы министрлыгының Кирмән астында яңа төзелгән искиткеч бинасын да искә ала. Янәсе Марат Әхмәтов шуннан идарә итәчәк.

Шәймиев урыны кайда?

Шәймиевнең эш урыны кайда булыр икән дигәнгә, Әхмәтов, иң яхшысы Кирмәндә ди. Янәсе олуг остазга анда уңайлы да, дәрәҗәле дә булачак. Әмма Миңнеханов моны хуплармы? Чөнки алар икесе ике яссылыкта эш алып бара. Бик сирәк кенә җыелышларда бергә очраша. Рәшит Әхмәтов хәтта, ә бәлки Миңнехановны Шәймиев тәкъдим итмәгәндер дә, ә Медведев үзе сайлап куйгандыр дигән фикер дә әйттә.

Мәскәү белән элемтә Шәймиев кулында

“Коммерсантъ” басмасы белгечләре исә, Республикада башлык алмашынса да, әлегә Мәскәү белән элемтәләр Шәймиев кулында, ә Миңнеханов президент булырга өйрәнә генә, ди. 11 февральдә Русия премьер-министры Владимир Путин Чаллыга килеп “Камаз” ширкәтенә 10 миллиард сумлык заказ, “Соллерс”ка 2,1 миллиард евролык кредит булачагын әйтте. Бу иң элек Шәймиевнең җиңүе, ди “Коммерсантъ” белгечләре.

Миңтимер Шәймиев
Миңнеханов Шәймиевне Кирмәнгә кертергә теләмәсә, элекке президент авыл хуҗалыгы министрлыгының яңа бинасында утырырга мөмкин. Я булмаса, Шәймиевка “Казан” милли мәдәният үзәге каршында, аерым бина да төзеп куя алалар.

Миңнехановның ничек җитәкчелек итә башлау мәсьәләсенә килгәндә, Әхмәтов фикеренчә, яңа президент хөкүмәттә дә, президент идарәсендә дә чистарту эшләре алып барачак. Экология министры Әгъләм Сәдретдиновка карата җинаять эше кузгатылуы да моңа дәлил. Шул сәбәпле, Миңнеханов, үзенә каршы чыккан һәркем белән кырыс эш итәчәген күрсәтә.

Әлегә исә, хакимият үзгәрүдән һәркем үзенә файда көтә. Бюджетниклар хезмәт хакы артуын, халык тормышның җайга салынуына өметләнә. Татарстанда башлык алмашынуга хәтта җырчылар да битараф түгел. Шушы көннәрдә тәнкыйтчән җырлары белән танылган Илсөя Бәдретдинова “Карт Бүре” дип аталган яңа җырын чыгарды.

* * *

"Карт Буре"

Шомлы кара урман,
Ак карлар тапталган,
Бөтенесе дә нидер көтә.
Качкырды саескан:
"Карт бүре арыган,
Ул сезне бүген ташлап китә"!

Сусап яңа иткә
Яшь бүреләр көтә,
Вакыт-вакыт куялар улап.
Үз хәлен аңлаган,
Мең тапкыр санаган,
Карт бүре басып тора уйлап.

Белә кара урман,
Нинди сукмаклардан
Карт бүре көтүне йорткәнен.
"Минеке хак",-диеп
"Безнең сукмак ",-диеп
Аю белән дә өзешкәнен.

Яшь бүреләр исә,
Гәүдәгә тиз үсә,
Карт бүре тапкан ашап итне.
Тик килә беләсе,
Шулардан берәрсе,
Ияртә алырмы көтүне?!

Сакланып атларга,
Салган сукмаклардан
Саклап аучылардан көтүне,
Капканны күрергә,
Тапканны бүлергә
Көтүдә онытмый беркемне...

Дәшми кара урман
Тынды төнге буран
Бөтенесен озак уйлады.
Сукмакларны салган
Эзләре күп калган
Карт бүре бер читкә атлады.

Дәшми тора көтү,
Җиңел түгел китү
Бөтенесе никтер куркынган.
Әйтерсең саташкан
Кычкыра саескан:
"Нәрсә көтә сине,әй,урман?"

Шомлы кара урман
Ак карлар тапталган
Бөтенесе дә нидер көтә.
Бу көтүне җыйган
Карт бүре арыган,
Ул бүген сезне ташлап китә...
XS
SM
MD
LG