Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбул “Бөркетләр” фильмын карый алмады


"Бибинур" безнең өчен аеруча кадерле"
"Бибинур" безнең өчен аеруча кадерле"

Татарстан кино сәнгате әһелләре Истанбул фестиваленнән Казанга әйләнеп кайтты. Фестивальгә “Бөркетләр” белән “Бибинур” алып барылган иде. Әмма “Бөркетләр” фильмы күрсәтелмәде.

Татар фильмнары шәһәрнең халык күп йөри торган 3 мәдәният мәркәзендә күрсәтелде. “Бөркетләр” шуларның берсендә, фестивальнең беренче көнендә генә программага кертелгән булган. Кеше килмәү сәбәпле фильм бөтенләй күрсәтелмәгән.

“Кызганыч, оештыручыларның Татарстан вәкилчелеге белән вакытында киңәшләшмәве яки башка сәбәпләр аркасында “Бөркетләр” фильмын күрә алмадык," - дип сөйләде безгә Истанбулда яшәүче журналист Рушания Алтай.
Төркиядә татар каны аккан актерлар бар. Татарстанга шулар белән эшләргә кирәк


IV төрки дөнья кино көннәренең төп оештыручысы – атаклы Истанбул университетыны Ауразия институты. Әлеге оешманың җитәкчесе, профессор Хаяти Тәфәкчиоглуның әйтүенә караганда, бу чара Төркия мәдәният һәм туризм министрлыгы химәясендә Истанбул мэриясе, ТӨРКСОЙ оешмасы, Төрек хезмәттәшлек һәм үсеш идарәсене ярдәме белән оештырыла. Быел чарада барлыгы 9 илдән 30га якын кинематограф һәм нәфис фильм, кыска метражлы, доументаль фильм категорияләрендә 40 фильм катнашты.

“Бибинур” фильмы (режиссеры – Юрий Фетинг, сценарий авторлары – Мансур Гыйлаҗев, Юрий Фетинг) тамашачылар игътибарына көн саен тәкъдим ителгән һәм фестивальне йомгаклау кичәсендә дә күрсәтелгән.

“Башка төрки илләрнең мөмкинлекләре белән чагыштырганда Татарстанның мөмкинлекләре искитәрлек түгел. Алай да рәтле җирлек булуына карамастан – шундый фильмнар төшерә алганнар икән – димәк кино сәнгатенең киләчәге күркәм булачак”, ди Рушания ханым.

Татарстанда кино режиссерларын җитештергән бүлек юк иде. Хәзер Сәнгать академиясендә мондый бүлек бар, әмма аны әле бетереп чыгучылар юк.

“Дәүләтнең дә аерым бер программа булдыруы кирәк. Бер эшләп алып, аннары аны онытып, эшне яңадан башлап булмый,” - дип Рушания Алтай “Болгар җилләре” фильмын искә алды.

“Болгар җилләре”нең кайбер өлешләре Төркиягә алып килеп күрсәтелгән булган. Әмма фильм тәмамланмаган.

“Бибинур” фильмы безгә бик кадерле. Анда авыл күренешләре, милли киемнәребезнең күрсәтелүе күңелебезгә хуш килде. Ләкин бер үк вакытта ярылып яткан кайбер хаталар фильмның сыйфатын киметә. Бер урында әби кыстыбый пешерәбез, дип колонкадан су ала, соңырак шул ук колонкадан керосин агыза. Мондый тупас хаталар булырга тиеш түгел”,- ди Рушания Алтай.

Дүрт көн дәвам итеп 18 февраль тәмамланган чарада Казакъстан, Кыргызстан, Шәрыкъ Уйгыр автономиясе, Төркия, Татарстан, Башкортостан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан җөмүуриятләре катнашты.
XS
SM
MD
LG