Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембернең Татар мәдәни үзәгендә хаҗи-хаҗияләр җыены узды


Аны оештырган “Ак калфак” исемле хатын-кызлар оешмасы рәисе хаҗия Асия Мөлекова тәбрик сүзендә җыенның максатын – барчабызга да фарыз 5 гамәлнең берсе булган Хаҗ сәфәренә җәлеп итү, дип аңлатты.

Аннан соң сүз алган шәһәр Думасы депутаты Марина Беспалова да тәбрик сүзе белән чыкты. Өлкә башлыгының Милли мәсьәләләр буенча киңәшчесе Рамәс Сафин да чыгыш ясады.

"Тормыш ничек кенә авыр булмасын, динкардәшләребез Хаҗ кылырга тырышалар, моның өчен мөмкинлекләр табалар. Безнең өлкәдә праваслау хатын-кызлары берлеге барлыкка киләчәк. Өлкә башлыгы Сергей Морозов фатихасы белән, безнең өлкәдә праваслав хатын-кызлары берлеге тудырылачак.

Апрель аенда аларның беренче корылтае булыр дип көтелә. Сергей Морозов, мөселман хатын-кызларының да шундый оешмасы булырга тиеш, диде. Бу гамәл “Ак калфак” оешмасы нигезендә туар дип уйлым мин. Максаты шул ук бит – болай да бу оешма үзебезнең хатын-кызларны туплау өчен тырыша.

Киләсе атнада шушы бинада тол егетләр һәм кызлар өчен “Бәхетле” исемле кичә булачак. Максаты – моңа кадәр пар таба алмаган егет-кызларыбызга гаилә коруда ярдәм кебегрәк. Очрашулар башта аена бер мәртәбә булыр. Артабаның вәзгыять күрсәтер", диде ул.

Монысы инде “Туган тел” җәмгыяте тарафыннан 1988 елда ук милли ашлар кафесында оештырылган, әмма соңрак, автономия барлыкка килгәч тукталып калган “Очрашу” исемле чараның дәвамы кебегрәк булыр.

Яшь егетләрдән дин әһелләре әзерләүче мәдрәсә ректоры Илдар Сафиуллин уку йортының эшчәнлеге белән таныштырды һәм Коръән уку буенча быелгы бәйгене Татар мәдәни үзәгендә дә оештырачагын белдереп, җыелганнарны да бәйгегә чакырды.

Артабан шул ук мәдрәсә мөгаллиме Алмаз Салахов тирән эчтәлекле вәгазь тотты. Әңгәмә исә һәр, диярлек, милли чарага үз шигырьләре белән килүче җирле каләм иясе Рифкать Хисмәтнең чыгышы белән тәмамланды.

"Исән-сау барып кайттыгыз, хаҗилар, хаҗияләр.
Исегездән бер дә чыкмас хаҗдагы хатирәләр.
Хаҗ кылу - мөселман өчен изге вә фарыз гамәл.
Ул мәҗбүри һәр бәндәгә, сау, маллы булса әгәр.
Бәлки, булачак хаҗилар бардыр безнең арада.
Аллаһының рәхмәтенә ирешсеннәр алар да".

Артабан җыенда катнашучыларга зиннәтле төшке аш тәкъдим ителде. Монысы инде тирә-күршеләр белән үзара әңгәмә белән генә барды.
XS
SM
MD
LG