Accessibility links

"Ак хисләр” фестивале җиңүчеләре билгеләнде


Әсәкәй мәдәният йортында 6нчы тапкыр “Ак хисләр” исемле төбәкара фестиваль үтте. 10 район һәвәскәрләре үзләренең осталыкларын җырда, биюдә, фольклорда, сүз жанрында күрсәтте.

Жюри әгъзалары 4 сәгать дәвамында 60ка якын чыгышны карап өлгерде. Жюри рәисе итеп Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт гуманитар педагогика университетының музыка факультеты доценты Миңгол Галиев чакырылды һәм жюри әгъзасы буларак, Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи катнашты.

Әлеге фестиваль һәм аның үзенчәлекләре хакында “Ак хисләр” проекты авторы, Әсәкәй район мәдәният йорты җитәкчесе Зәйтүнә Вәлишина болай диде:


"Катнашучы районнар күбәйде, инструменталь жанр керттек, гаилә ансамбльләре катнашты, яшь башкаручыларның саны артты. Безнең максат – фестивальгә яшь башкаручыларны җәлеп итү һәм аларда татар рухын уяту, татар телен үстерү. Шул эшләрне башкарабыз дип уйлыйм инде. Менә шуның нәтиҗәсе фестивальдә күренде", диде ул.

Фестивальне үткәрергә район татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Илдус Дәүләтов ярдәм иткән. Өлкә мохтәрияте исә беренче тапкыр кунакка килгән.

Яшьләр арасында гармунда уйнарга теләк уяту максаты белән яңа номинация булдырылган. Бу бәйгедә Самар өлкәсе Гали авылының 3 яшь гармунчысы җиңү яулады.


Татар халык җырларын башкаручылар арасында да мәктәп укучылары күп иде. Беренче урыннарны яулаучылар да балалар булды.

Мәсәлән, беренчелекне яулаучылар рәтендә 10нчы сыйныф укучысы Нәдия Мусина да бар иде. Ул 600 чакрымны үтеп, Казакъстан белән Оренбур өлкәсе чигендә урнашкан Иләк районы Озерки исемле бердәнбер татар авылыннан килгән.

Жюри рәисе Миңгол Галиев белән жюри әгъзасы Гөлназ Шәйхи: “Бәйгедә җиңүчеләрне без Казанда үтәчәк “Татар моңы”нда да күрергә теләр идек”, диделәр.


Гран-прины Матвеевка районы Иске Котлымәт авылы мәктәбенең “Яз гөле” исемле мода театры яулады. Алар диплом һәм төсле телевизор белән бүләкләнде. Бүләкләрне төп иганәче һәм район милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Илдус Дәүләтов тапшырды.

Әсәкәй районында үткән 6нчы “Ак хисләр” фестивале, гадәттәгечә, “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG