Бу көр күңелле, вакытын юкка сарыф итмәүче, мал кадерен белүче ир белән без дә әңгәмә кордык.
Чапай шәһәрен мөселман оясы дип әйтеп булмый. Ничек батырчылык иттегез анда таш мәчет салырга?
Мәчетебезне без 2007 елны төзи башладык һәм аны 2008 елның 28 маена өлгерттек тә. Чөнки бу көнне тарихи ватаныбыз Азәрбәйҗан үзенең республика көнен үткәрә. Гыйбадәтханәгә 120 кеше сыя. Барлык чыгымнар да минем җилкәдә булды.
Мәчет ачу тантанасына Самар мөфтие Вагыйз хәзрәт Яруллин бүләкләр белән килгән иде. Җомга намазларына залыбыз тула. Татар, азәри, казакъ, кыргыз, чәчән һәм башка мөселманнар бергә басып намаз укыйбыз.
Чапайның кайсы читеннән җир бирделәр?
Мәчетебез Чапайның уртасында. Быел җәен тәһарәтханә, ял бүлмәсе, ашханә, дәрес бүлмәсе төзиячәкбез. Йортта фонтан да ясап куярга ният бар.
Төзелеш күпмегә төште?
Мәчет төзелеше өч миллионнар тирәсенә төште. Җиребез алты сотый. Җәй көнне унбер метрлы манара торгызырга исәп.
Мулла кемнеке?
50нче мәхәлләнең татар мулласы җомга намазын укыта. Иранда укып кайткан азәриле ахуныбыз да бар. Муллаларга эш хакын түләп торам.
Чапай шәһәренең түрәләре белән мөнәсәбәтләр ничек?
Бик яхшы. Бер-беребезне аңлап, хөрмәтләп яшибез. Руслар килеп мәчетебезнең эчен, тышын карап китәләр. Аларга бик охшый.
Руслар арасыннан намазга йөрүчеләр бармы?
Исламны кабул иткән руслар әз, ләкин алар бар. Динебез юлына баскан чегәннәр намазга йөри.
Беркем дә мәңгелек түгел. Мәчетнең барлык чыгымнарын да үз өстегезгә аласыз. Сездән соң бу мәшәкатьне кем алыр икән?
Минем өч улым. Алар динебез ислам юлындагы кешеләр. Алар дәвам итәчәкләр. Әтием хөрмәтенә мәчеткә Мир Мамед исемен бирдек. Иң зур куанычым - ул Чапай шәһәрендә мөселманнарга җыелышып намаз уку бәхетен бирү.