Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ризасызлык чарасы булды да, булмады да


Шимбә көнне Казанның Камал театры янына 100гә якын кеше җыелды. Алар фатир өчен түләүләрнең кирәгеннән артык кыйммәт булуына ризасызлык белдерә. Чара вакытында мөгаен ул-бу булмасын дип килгән хокук саклау вәкилләренең берсе “митинг отменяется” дип кайтарып торды.


Бер апа: “Без бөтен эшебезне ташлап Биектаудан ук килгән идек, кая соң оештыручылар, нигә булмый икән”, дип аптырады. Кайберәүләр Кабан күле манзарасында фотога төшәргә дип атлаган бер төркем туристларны күреп ризасызлар саны арта дип куанды.

Монда торак милекчеләре вәкилләре дә (ТСЖ) бар иде. Алар бу пикетны һөнәр берлекләре оештырганлыгын әйтте, әмма кайсы икәнлеген тәгаенләмәде.


Халык килә һәм китә торды. Көн салкын иде. Парны авыздан да, бер-берсенә зарланышып күңелдән дә чыгардылар. Фатир өчен түләүләрнең кирәгеннән артык кыйммәт булуын да әйттеләр, хөкүмәтне дә сүктеләр...

“Оештыручыларга өстән күрсәтмә булган, куркытканнар, шуңа алар килмәгән”, дип фаразлаучылар да бар иде. Ә кайберәүләр исә, халык 23 февраль көнне каршылык чарасына бармасын өчен эшләнгән әйбер бу диде. “Теге юлы да булмады, җыелырга дип әйттеләр дә таралыштык, бу юлы да булмас дип чыкмасын өчен хакимияттегәләрнең махсус этлеге түгел микән”, дип тә баш ватты.


20 февраль көнне Камал янында чара булачагы турында Казандагы кайбер йортларның керешләренә игъланнар элгән булганнар. Халык шуңа ышанып килгән.

116.ru сәхифәсе хәбәр итүенчә, Дәүләт шурасында КПРФ фракциясе башлыгы Хафиз Миргалимов 23 февральдә узачак пикетка әзерләнүләрен белдерә. ЖКХ мәсьәләләре күтәреләчәген әйтә.

Камал театры янына чыгучылар бу турыда да хәбәрдар икән. Бауман урамындагы Шаляпин һәйкәле янында булачак, дип сөйләнде алар.

Соңыннан интернет сәхифәләрендә Татарстан һөнәр берлекләре башлыгы Татьяна Водопьянова белдерүе пәйдә булды. Аның сүзләренчә, премьер министр Рөстәм Миңнеханов лифтлар һәм чүп түгү түләүләрен җайлау турында карар имзалаганга әлеге ризасызлык чарасын үткәрмәскә булганнар.
XS
SM
MD
LG