Очрашу мәшәкатьләрен үз өстенә алган ир, Самар шәһәр милли-мәдәни мохтарияте рәис урынбасары Рәфкат Хуҗин:
"Төрле җирләрдә гомер кичерүчеләр авылны сагынып кайтканнар. Бөтен авыл өчен бу зур бәйрәмгә әверелде. Бәйрәм рухы һәр йортка таралды. Авыл мәдәният сараенда зур концерт күрсәттек. Мәктәп бинасында муллаларыбыз Коръән укыды, вәгазь сөйләде. Мәңгелеккә күчкән барлык авылдашларыбыз рухына догалар кылдык", диде ул.
Тупли авылында узган очрашуда “Туган тел” җәмгыяте әгъзасы Фәрид Ширияздан та катнашты.
"Алдагы очрашулар белән чагыштырганда үсеш күренә. Бу юлы тантанага ата-аналар да чакырылган иде. Бу кичәдә авылга, мәктәпкә бәрәкәт өстәлде. Бик олы укытучыларның килүләре мәҗлесне бизәде. Укытучылар үзләренең укучыларын кыенлык белән генә таныйлар. Алар күңелендә укучылары һаман да бала килеш сакланганнар", диде Фәрид Шариязданов.