Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Онытма: татар теле - дәүләт теле"


Рус булмаган халыклар конгрессының чираттагы җыенында милли компонентны төшереп калдырган 309 канунга каршы чыкканнар, һәр халык үз мәгарифенә үзе хуҗа булырга тиеш дигән карарга килгәннәр. 21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан Татарстанда да чаралар оештырылды. Татар телен яклап пикет та үтте.

Рус булмаган халыкларның җыены 20 февральдә Чабаксарда узган. Анда татар иҗтимагый үзәгеннән дә вәкилләр катнашкан. Җыенга Америка, Испания, Италиядән дә кунаклар килгән. Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, конгреста рус булмаган халыкларның бөтенесе дә катнашкан.

Бабайлар туган телне, бабайларны хокук яклаучылар саклый

Казан үзәгендә үткән пикетка халык күп җыелмады. Пикетчылар җидәү, аларны сакларга килгән хокук саклаучылар да шул тирә иде.

Көн салкын торса да, узып йөрүче халык пикетчыларның плакатларына игътибар итте. Кайберәүләр пикетчылар белән бәхәскә дә керде. “Бабай, бар өеңә кайт!” дип әйтүче рус кешеләре, бармакларын башларына борып күрсәтеп, көлеп китүчеләр дә булды.



“Хәзер дөньяда империяләр күбәйде. Алар халыкларны юкка чыгару сәясәтен алып бара. Алар арасында Русия беренче урында тора. Күп империяләр үз ялгышларын таныды, башка халыкларга хөрмәт белән карый башлады. Русия генә һаман акылга килми”, ди Галишан Нуриәхмәт.

Пикетчылар төбәк җитәкчеләрнең Мәскәүдән куелуына да борчылу белдерә. Ринат Йосыпов фикеренчә, Татарстан халкы үз президентын сайлау хокукыннан мәхрүм ителде.


Миңнехановка да эләкте

Пикетчылар Татарстанның булачак президенты Рөстәм Миңнехановны да искә алды. “Миңнеханов, онытма: татар теле – дәүләт теле” дигән шигарьне пикетчылар бер сәгать чамасы күтәреп торды. Галишан Нуриәхмәт белдерүенчә, милли хәрәкәт яңа президентка зур өметләр багламый, татар теленең дәүләт теле булуын исенә генә төшерә.

“Татарстан түрәләре республиканың бәйсезлеген сатып бетерде. Чираттагысы да бу сәясәтне дәвам итмәсә иде”, ди Нуриәхмәт.

Һәр районда бер татар мәктәбе!

21 февральдә – Халыкара туган тел көнендә татар телен яклап пикетка чыгучылар республиканың һәр районында һичюгы бер татар мәктәбе булырга тиеш дип саный. Казанның Совет, Яңа Савин районында, Татарстанның 16 районында татар мәктәбе юк, ди алар.


“Президент үзенең татар мәктәбендә укуын оныткан, ахры. Хәзер татар мәктәбен тәмамлаган түрәләр татарча укысаң, кеше булып булмый дип сөйләнә. Баксаң, татар мәктәбе укучылары президент дәрәҗәсенә күтәрелә ала икән бит. Шуңа һәркем үз туган телен хөрмәт итәргә тиеш. Чөнки үзен хөрмәт итмәгән кешегә беркем дә хөрмәт күрсәтми. Ә татар түрәләре үз телләрен хөрмәт итми”, ди иҗтимагый үзәк башлыгы Галишан Нуриәхмәт.
XS
SM
MD
LG