Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечен һәм ингуш халыклары Сталин сөргенен искә ала


23 февральдә Чечня белән Ингушетиядә Сталинның чечен һәм ингуш халыкларын сөргенгә җибәреүнә 66 ел тулуны искә алалар.

Чечня президенты Рамзан Кадыров бу турыда чечен халкына мөрәҗәгать белән чыкты.

Грозныйда һәм башка шәһәрләрдә беренче мәртәбә депортация корбаннарын искә алып чечен телендә плакатлар эленде.

Сөргенне искә алу чаралары мәчетләрдә дә үтте.

1944 елның 23 февралендә ярты миллионнан артык ингуш һәм чеченнар Казакъстан һәм Кыргызстанга сөрелә.

Юлда һәм 13 ел дәвам иткән сөргендә аларның яртысы диярлек салкыннан, ачлыктан һәм төрле авырулардан һәлак була.
XS
SM
MD
LG