Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт корылтае: сүндереп-кабызумы?


Бу көннәрдә Чабаксарда узган Русиядәге җирле халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча иҗтимагый оешма вәкилләренең форумы барышында, Башкортстаннан килгән вәкил Рамил Рәхмәтов иң активлардан иде. Уфада Русия халыклары конгрессын оештыру җыенын уздыру тәкъдиме дә аның авызыннан яңгырады.

Моннан тыш, “Халыклар тел суверенитетының кабер аспектлары” дип аталган чыгыш белән дә ул форумдагыларның зур кызыксынуын уятты.

Әлеге форумнан соң, Рамил Рәхмәтов белән “Азатлык” хәбәрчесе әңгәмә корды. Сөйләшүебезнең темасы форум хакында булмыйча, ә бу араларда гына Бөтендөнья башкорт корылтаендагы кадрлар үзгәреше хакында иде.

Бөтендөнья башкорт корылтаена күптән түгел генә, 1979 елда туган Азамат Галин рәис итеп сайланды. Яңа рәис үзе артыннан корылтай аппаратына яшьләрне дә алып килде. Шуларның берсе, безнең әңгәмәдәшебез, 29 яшьлек Рамил Рәхмәтов. Ул корылтайда Яшьләр шурасын җитәкли.

Рамил, Башкорт корылтаенда, еш булмаса да, рәисләр даими алышынып тора. Бу алышынып торуларга, без журналист халкы күнегеп бетеп барабыз бугай инде. Шулай да, менә бу араларда гына яңа һәм яшь рәис китереп кую нәрсә белән бәйле булды?

Өченче башкорт корылтаен оештыру хакындагы Башкортстан президенты фәрманы декабрь аенда гына чыкты. Әлеге фәрман буенча, корылтай июнь аенда үтәргә тиеш. Июньгә кадәр ярты ел гына калды, ә корылтайга бер кризис менеджеры кирәк иде. Яшь кешенең, Азамат Галинның килүе, аппаратның да яшәрүе, шул кризис менеджеры функцияләрен үтиләр инде. Бу беренче яктан.

Икенче яктан, без аңларга тиешбез, бөтен Русиядә яшьләрне иҗтимагый эшләргә күбрәк тарту тенденциясе бара. Бу мөгаен, Татарстанда да шулайдыр. Волонтерлык, акчасыз гына иҗтимагый эшләрне башкарыр өчен, яшьләрнең тырышлыгын, потенциалын кулланыр өчен, яңа буынны тартырга уйлыйбыз.

Тагын бер мәсьәлә дә бар. Русиядә төбәкләрне һәм халыкларны кыскарту сәясәте бара. Ә икенче яктан, гражданлык җәмгыяте дигән төшенчә бар. Гражданлык җәмгыяте булгач, ул астан, халыктан төрле тәкъдимнәр чыга дигән сүз. Ул дәүләт органнарының инициативасы түгел. Шуңа күрә, без, алдагы корылтайны максималь рәвештә халыкның нияте, тырышлыгы белән үткәрергә уйладык. Шуңа күрә, корылтайга делегат сайлау положениясенә күрә, 18 яшенә җиткән башкорт ул делегат булып сайлана ала. Дөрес, административ яктан ресурс барыбер дә кирәк.

Өченче корылтайның, икенче корылтайга караганда бер аермасы булачак: район җитәкчеләре бу корылтайда техник рольләр генә уйнаячак. Алар делегацияләрнең башлыклары булырлар, әмма делегатлар халык тарафыннан сайланган гына кешеләр булачак.

Без, менә яңа җитәкчелек, анда килгән яшьләр, корылтайның эшчәнлеген шул яктан үзгәртергә уйлыйбыз.

Рамил әфәнде, кризис менеджеры диеп әйттегез. Башкорт корылтаенда ниндидер кризис чалымнары бар иде мени ул?

Алай дип әйтеп булмый. Ләкин корылтайга ярты ел вакыт кына калды. Бу бер сәбәп. Икенче сәбәп тә бар. Барыбыз да аңлыйбыз, туксанынчы елларда иҗтимагый хәрәкәткә килгән активистлар, ул Татарстанда булсынмы, Башкортстандамы, шул эштә бер яктан арыганнар да дип әйтеп була. Икенче яктан, аларның энергия потенциаллары, рухлары һәм белемнәре яшьләргә бирелергә тиеш дип аңлыйм мин.

Шуңа күрә, яшьләрне бу эшкә тарту – ул олы агайларның тәҗрибәсен алып калу да. Олы агайларга, сез китегез, без килдек дип әйтү түгел бит. Ул олы агайларыбыз барыбер дә безнең белән бергә йөриләр, безне өйрәтәләр һәм аларның тәҗрибәләре безгә күчә дип аңлыйм мин. Без яшьләрне хәзер тарта башламасак, кайчан тартабыз?!

Димәк, башкорт корылтаеның эш юнәлешләре үзгәрәчәк? Менә бу сайлау механизмыннан тыш, тагын нинди үзгәрешләр көтелә?

Без аңлыйбыз, менә Чабаксар форумында да бу хакта сөйләштек, субъект җиткәчеләренең федераль үзәктән сәяси бәйлекләре күп. Ә иҗтимагый оешмалар ул яктан ирекле. Шуңа күрә, без иҗтимагый оешмаларның иреклеген файдаланып, халыкның бөтен ниятләрен оештырырга, күрсәтергә тиешбез. Безнең республика җитәкчеләренең инструментлары башкачарак. Шулай да, минем аңлавымча, алар һәрбер ситуациядә ниндидер бер уңай яктан чишелеш табарга тиешләр.

Рамил әфәнде, яңа ел алдыннан башкорт конгрессы белән татар конгрессы үзара хезмәттәшлек хакында килештеләр. Менә бу килешү, сездә яңа җитәкчелек килгәч, ул үз көчендә калачакмы, яки башка төрле үзгәрешләр кертеләчәкме?

Юктыр дип уйлыйм. Бернинди үзгәрешләр кирәкмәс. Чөнки, киткән җитәкчеләр дә, активистлар да һәм безнең олы агайлар да, татар конгрессларында йөргәндә, күп нәрсәләргә өйрәндек дип әйтәләр. Барыбер татар башкорттан, башкорт татардан өйрәнә. Без, яшьләр, моңардан күп мәгънә табабыз. Шуңа күрә, ниндидер үзгәрешләр кертүнең перспективасы да һәм безнең яктан теләк тә юк.

Тагын бер соравым, ул да булса, Башкортстандагы татар оешмалары белән сезнең мөнәсәбәтләр...

Менә бу яктан кызык вәзгыять килеп чыга. Былтыр, милли төбәк компонентына үзгәрешләр керткәндә, башкорт оешмалары пикетларга чыктылар, үзләренең ризасызлыкларын күрсәттеләр. Ләкин, Башкортстандагы татар оешмалары безгә бу мәсьәләләрдә ярдәм итмәделәр. Аңа карамастан, Мәскәүдәге, Казандагы татар оешмалары, якут кебек халыклар безне яклап чыкты. Без ул чакта, хәтта, ризасызлык чараларыбызны синхронизация рәвешендә үткәргән идек.

Менә тагын бер кызык хәл: милли төбәк компонентын Татарстанда да, Башкортстанда да юкка чыгардылар. Ләкин, Татарстанда татар, Башкортстанда башкорт телләре ул - дәүләт телләре. Башкортстанда башкорт телен укыту, дәүләт теле буларак, мәктәпләрдә калды. Татарстанда татар теле калды. Ләкин, дәүләт теле булмаган туган телләр, маримы ул, татар телеме, чуашмы, 309 федераль канун нигезендә укытудан юкка чыгарылды.

Моңардан иллюзия килеп чыкты: башкорт теле калган, ә башка телләр калмаган, бу башкортлаштыру дигән фикер таралды. Ләкин бу бит иллюзия, бер-беребезне тар-мар итү юлы гына. Шул ук ситуация Татарстанда да булырга мөмкин.

Шуңа күрә, без, татар белән башкорт халкы, аңларга тиешбез, бүлешергә әйберләребез калмады.

...Татар-башкорт проблемы юкмыни?

Бәлки бардыр да...Бардыр, бардыр, бардыр... Ләкин, уртак проблемнар булганда бердәмлек булырга тиеш. Минемчә, менә нинди девиз булырга тиеш: бер булмасак та, бердәм булыйк.

Мәсәлән, Татарстанда, татар оешмаларын, федераль структуралар кысканда, аларның исемнәрен әйтмим, ноябрь, декабрь айларында, Уфаның шәһәр хакимияте бинасы каршында татар, башкорт оешмалары каршылык акциясенә чыккан иде. Плакатлар Фәүзия Бәйрәмова турында, башкалар хакында иде.

Бу чараларга без килгәч, анда катнашучылар, «ооо, башкортлар безнең белән дип!», шатланганнар иде. Әйбәт бит. Безнең арабызда мәсьәләләр торса да, уртак проблемнар булганда, бергә торырга тиешбез. Ләкин гел алай килеп чыкмый шул.

Минемчә, татар да, башкорт та һәрбер сәяси вәзгыятьнең әманәте булып тора шул. Ләкин, без, иҗтимагый оешмалар, ул сәяси вәзгыятьнең әманәте булырга тиеш түгел.
XS
SM
MD
LG