Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкамә оппозициянең Мәскәү хакимиятенә каршы мөрәҗәгатен кире какты


Мәскәүнең Тверь район мәхкамәсе оппозициянең һәм хокук яклаучыларның шәһәр хакимиятенә каршы мөрәҗәгатен кире какты.

Мәхкамәгә “Башка Русия” коалициясе җитәкчеләренең берсе Эдуард Лимонов, Мәскәү Һелсинки төркеме җитәкчесе Людмила Алексеева һәм “Сул фронт” хәрәкәте вәкиле Константин Косякин мөрәҗәгать иткән иде.

Оппозицион һәм хокук яклау оешмалары конституциянең җыеннар үткәрү хокукын гарантияләүче 31-нче матдәсен яклап узган җәйдән бирле 31 көне булган һәр айның соңгы көнендә урам җыены үткәрү рөхсәтен сорап килә.

Әмма шәһәр хакимияте һәрьюлы аларның мөрәҗәгатен кире кага.

Оппозиция хәзер шәһәр мәхкамәсенә мөрәҗәгать итәргә җыена һәм Европа кеше хокуклары мәхкамәсенә дә барырга әзер булуын белдерә.
XS
SM
MD
LG