Изместьев белән тагын 12 кеше хөкем ителә. Алар ялланып кеше үтерү белән шөгыльләнгән Кингисеп төркеме әгъзалары. Башкортстанның экс-сенаторы Игорь Изместьевның җинаять эше буенча шаһит итеп Башкортстан Президенты улы Урал Рәхимов та чакырылган иде.
Эш шунда, әлеге эш буенча шаһит — Мәскәүдә яшәүче эшкуар Юрий Бушев узган ел ук төп заказчы дип Урал Рәхимовны атаган иде. Ләкин Президент улын Уфага Владимир Путин килеп киткәннән соң гына чакыртканнар. Рәсми булмаган чыганаклар фикеренчә, Владимир Путин Уфага сәфәрендә Мортаза Рәхимовка вакытыннан алда вазыйфасыннан китәргә тәкъдим иткән.
Мортаза Рәхимов мөддәте тулганчы калырга теләвен белдерүе белән, башкорт яшьләре оешмаларына басымнар башланган, Урал Рәхимовка да мәхкәмәгә чакыру җибәрелгән. BFM.ru сәхифәсе хәбәренә караганда, Урал Рәхимов мәхкәмә утырышына килә алмый. Бу турыда аның атасы Мортаза Рәхимов хәбәр иткән. Ул улының узган елдан алып Эстониядә дәвалануын ирештергән.