Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия ТИҮе 2009 елда башкарган эшләренә нәтиҗә ясады


Фнун Мирзаянов чыгыш ясый
Фнун Мирзаянов чыгыш ясый

Удмуртия ТИҮнең ел башында шура әгъзалары җыелышын уздыруы гадәткә керде. Көн тәртибендә үткән елдагы эшләргә нәтиҗә ясау, планнар кабул итү, агымдагы елга мөһим чаралар билгеләү тора.

ТИҮнең Шура утырышына республиканың татарлар күмәк яшәгән барлык төбәкләреннән дә вәкилләр килде. Ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗәне татар үзәгенең җитәкчесе Фнүн Мирзаянов ясады.

Иң мөһим вакыйгалар – Удмуртия башкаласы Ижауда татар милли хәрәкәте башлануга 20 ел тулды, “Удмуртия” дәүләт терерадиокомпаниясендә эфирга чыккан “Очрашу” – беренче татар тапшыруы үзенең ике дистә ел дәвамында башкарган эшчәнлегенә йомгак ясады, “Иман” татар яшьләре берлеге дә 15 еллыгын билгеләп үтте. Мөһим чараларның тагын берсе – ул дистә елга якын тырышып йөргән эшнең нәтиҗәсе – Казан-Ижау шәһәрләрен берләштерүче электропоездга “Батыр Фәрдетдин” исеме бирелүе.

Удмуртиядә очучы һөнәренә ия булган, сугышта Гастелло батырлыгын кабатлаган Фәрдетдин Сәхәбетдиновның җәсәден 2002 елда Ленинград өлкәсендә таптылар, аны туган сеңелесе бирегә алып кайтып җирләде. Татар җәмәгатьчелеге Казаннан эзтабарлар һәм язучылар белән бергә Фәрдетдин Сәхәбетдиновның исемен электропоездга бирүне сорап, төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать белән чыктылар. Бу тормышка ашты һәм үткән елның күңелле вакыйгаларның берсе булды.

Телебезне, милли бәйрәмнәребезне саклап калу буенча да 2009 елда байтак эшләр башкарылган. Бу уңайдан җирле оешмаларның ролен билгеләп үтте Фнүн Гавас улы. Воткинск шәһәрендә татар сыйныфына балалар туплап, милли телдә белем бирүне дәвам иттеләр. Якшур-Бодья, Можга, Сарапул, Кече Пурга, Алнашта милли бәйрәмебез Сабантуен, башка чараларны киң күләмдә һәм хәмерсез уздырылуы аеруча сөенеч тудыруын ассызыклады ул.

Камбарка район бүлеге йолаларыбызны үсеп килүче буынга җиткерү буенча нәтиҗәле эшли, шулай ук районнарда динебезне күтәрү буенча зур адымнар ясалды, дип билгеләп үтте хисап чыгышында ТИҮ башлыгы.

Утырышта күтәрелгән мәсьәләләрнең иң мөһиме – агымдагы елда Удмуртия мәктәпләрендә эксперименталь рәвештә дин нигезләре укытыла башланачак. Бу дәресләрне кем алып барачак, татар гимназиясендә моңа нинди караш – бу сорауларга әлегә ачык җавап юк. Әмма татар үзәгеннән махсус комиссия бу юнәлештә эшне күз уңында тотарга тиеш дигән карар кабул ителде.

Иң мөһиме - ислам динендәге гаиләләрдән балаларны укытуда аеруча игътибарлы булырга кирәклеген билгеләп үтте Удмуртия ТИҮнең мактаулы президенты Мәсгуд Гаратуев. Мәсгуд ага “диннең дәүләттән аерылуына карамастан, бүген хакимият дини йолаларга күбрәк игътибар итә, хәтта Олимпия уеннарына китүчеләрне чукындырып җибәрделәр. Дөрес, бу Русия командасына алай зур уңыш китермәде”, диде Мәсгуд ага, әмма диннең әкренләп барлык тармакларына үтеп керүеннән сак булырга кирәк дип басым ясады.

Әлеге темага әңгәмәне дәвам итеп, Юкамен районыннан Нәдир Бузанаков милли хәрәкәт вәкилләренә дә ислам кануннарын истә тотып киенергә тәкъдим итте.

Утырышта тагын бер мөһим проблема күтәрелде. 1998 елда татар иҗтимагый үзәге тырышлыгы нәтиҗәсендә Ижауда татар классик гимназиясе ачылды. Әмма берничә ел элек гимназия документларында үзгәрешләр булган икән – ул хәзер татар теле укытылган алтынчы гимназия генә булып калган. Шуңа да бу уку йортын татар гимназиясе буларак саклап калу өчен аңа Муса Җәлил исемен бирергә кирәклеге турында мөрәҗәгать кабул итәргә тәкъдим итте Ирек Шәрипов. Бу фикерне утырышта катнашучылар хупладылар, ул пленумның карарына да кертелде.

Ирек Шәрипов
Районнардан килүчеләр дә үз эшләре хакында тәфсилле мәгълүмат җиткерде.

Быел утырыш бераз үзгә дә үтте. Милли хәрәкәт вәкилләре каршында Ижау педагогика көллияте укучылары җырлар башкарды. Ә көллиятенең татар теле укытучысы Вәсилә Хәкимова башлангыч сыйныфлар өчен укытучылар һәм татар тәрбиячеләрен әзерләү бүлегенә агымдагы елда студентлар кабул ителәчәген әйтте.

Төбәкләрдән килгән милли оешма әгъзаларына көллиятнең татар бүлегендә алда әйтелгән белгечлеккә ия булырга теләүчеләрне юлларга тәкъдим итте. Шулай ук мәктәпләрдә агымдагы елдан укытыла башланачак диннәр тарихы дәресләрен көллият укучылары да алып бара алыр иде диде Вәсилә Хәкимова. Аларга махсус курсларда өстәмә белем биреп, көллият укучыларын бу эшкә җәлеп итәргә тәкъдим итте ул.

Утырышның эшлекле, тыныч узуыннан ТИҮнең җитәкчесе Фнүн Мирзаянов канәгать. Ул тиздән районнарда җанисәп алуга багышланган конференцияләр уздырылуын да күздә тотылуын җиткерде.

Әңгәмәдә ТИҮнең мактаулы президенты Мәсгуд ага Гаратуев та әлеге утырышта кирәкле карарлар кабул ителүен, алар агымдагы елда эшне көчәйтеп җибәрер дигән өметтә булуын җиткерде.

Шул ук вакытта татарларның радио һәм телевидениядән тапшыруларның вакыты кыскартылуына битараф булуларын да билгеләде. Элек удмурт оешмасы татарлардан үрнәк алып эшләсә, хәзер аларның алга адымнарын әйтеп үтте. Мисал итеп ул Удмурт телевидениясен фин-угор халыкларының уртак тапшырулары булуын билгеләде.

Шушындый тапшырулар төрки дөньясын яктырта алыр дигән фикер белдерде. Тагын бер проблемага ачыклык кертүгә өметләнә Мәсгуд ага Гаратуев. Соңгы елларда яңа эшләнгән радиоалгычлардан озын дулкыннарны тотып булмый. Аның фикеренчә бу махсус эшләнә. Иҗаудан 300 чакрымда булган Казаннан татар телендә тапшыруларны хәзер тыңлап булмый.
XS
SM
MD
LG