Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан президенты нык тора


Мортаза Рәхимов
Мортаза Рәхимов

Башкортстан президентының республика парламентына еллык юлламасы игътибар үзәгендә кала. Аңа карата фикерләр каршылыклы.

Атнакич көнне Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов республика Дәүләт Җыелышы-Корылтайның 22нче утырышында үзенең еллык юлламасын бәян иткән иде. “Башкортстанны арытаба модернизацияләү: XXI гасырда җитеш тормышка һәм чәчәк атуга юл” дип исемләнгән шушы юлламасын Мортаза Рәхимов бер сәгать чамасы укып ишеттерде. Һәр елдагыча, бу юлы да президент Башкортстан хәятенең барлык өлкәләрен һәм тармакларын колачлады. Сәнәгатьтән алып сәнгатькә кадәр дигәндәй юнәлешләрдә хәлләрнең торышы турында мәгълүматлар бирде һәм киләчәккә бурычлар билгеләде ул үзенең докладында.

Мортаза Рәхимовның чыгышын республиканың барлык рәсми гәзитләре үзләренең җомга санында тулысынча бастырып чыгарды. Шул ук вакытта мәгълүмат чаралары Мортаза Рәхимовның еллык юлламасына карата депутатларның, башка рәсми затларның һәм җәмәгатьчелек фикерләрен ташка бастыра һәм радио-телевидениедә яңгырата башлады. Бу фикерләрнең барысы да Мортаза Рәхимовның чираттагы юлламасының да бик тирән эчтәлекле булуын һәм аның агымдагы елда нинди юнәлешләргә аеруча зур игътибар бирергә кирәклеген билгеләвен ассызыклый. Депутатлар Михаил Бугера, Сәлия Морзабаева, Римма Үтәшева һәм башкалар президентның чыгышын күкләргә күтәреп мактады һәм аның акыллы сәясәтенә соклануларын белдерде.

Шул ук вакытта быелгы юлламага карата башка төрле фикер яңгыратучылар да бар. Элекке депутат һәм министр урынбасары, профессор Ринат Гатауллин фикеренчә, Мортаза Рәхимовның юлламасында дикъкатьне җәлеп итәрлек бернәрсә дә юк. “Бу бары тик чираттагы дежур бер доклад кына. Республикадагы уңышларны санап чыгуга корылган мәгълүматлар тупланмасы гына”, - ди Ринат Гатауллин.

Кайбер бәйсез сәясәтчеләр һәм киң мәгълүмат чаралары, Мортаза Рәхимов быелгы юлламасын тәкъдим иткәч тә, депутатлар алдында ук үзенең президент вазыйфасыннан китәчәге турында белдерер, дип фаразлаган иде. Әмма андый фаразлаучыларның гади бер “күңел теләге” генә булып калды бу имеш-мимешләр.

Мортаза Рәхимовның президентлык мөддәте киләсе ел азагында гына чыга. Әле ул бик җегәрле, көн аралаш диярлек районнарда һәм шәһәрләрдә эш сәфәрендә йөри. Ул үзе дә яңарак бер әңгәмәсендә әле Татарстанның яңа президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә дустанә мөнәсәбәтләрдә хезмәттәшлек итәчәген белдергән иде. Димәк, Мортаза Рәхимовны вакытыннан алда кәнәфиеннән төшерергә теләүчеләрнең теләге тиз генә тормышка ашмас кебек.
XS
SM
MD
LG