Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нугайларга халыкара оешмаларның ярдәме кирәк


Кайчандыр бер халык саналган, империяләр тоткан татар-нугай бүген аерым милләтләр булып саналалар. Уртак тарих, уртак әдәбият, уртак мәдәни мирас, уртак каһарманнар, бүген дә бөтенләй тылмачның кирәге булмаган уртак тел бар. Әмма милләтләр аерым.

Нугай татар тарихында биниһая зур эз калдырган атама. Нугайларның Алтын Урда дәүләтендә тоткан урыннары, аларның олыс булып аерылып чыгып, дәүләтнең таралуындагы рольләре, Идегәйләре, Сөембикәләре, Йосыф морзалары…татар тарихының олы бер сәхифәсе.

Татар–нугай арасы…

Җәмәгатьчелектә, нугайлар шул ук татарлар дигән фикер бар. Татарның күп төрле кавемнәренең оешуында да алар сизелерлек урын тоткан. Кайбер белгечләр, башкортның бүгенге мәдәнияте дә нигездә нугай мәдәнияте дип баралар. Башкорт шәҗәрәләре дип аталган тарихи шәҗәрәләр дә кайбер галимнәр тарафыннан нугайларныкы дип нисбәтләнә. Уфага нигез салучы саналган Нагайны да, кайбер галимнәр, нугай милләте белән бәйлиләр. Чөнки, бу җирләр, диләр алар, күчмә нугай җирләре саналган.

Бүгенге тарихи әдәбиятны күзәтсәң, Нугай морзаларының урыс патшалары белән язышкан ярлыклары да аерым китап булып басылып чыкты. «Нугай урдасы» исемле тарих китабы да татар галиме Марсел Әхмәтҗанов тарафыннан язылды. «Идегәй» дастаны да татар әдәбияты дәресләрендә өйрәнелә.

Татарның бәйсезлек символына әйләнгән нугай морзасы кызы Сөембикә дә татар романнарында, Татарстан урамнарында, әдәбиятта, бәет-мөнәҗәтләрдә, күккә ашкан манара булып та мәңгелеккә урын алган. Татар аңы Сөембикәне кол итеп бирмәгән. Риваятьләрдә батыр ханбикәне манарадан сикертеп һәлак иттергән.

Гомумән, нугай-татар мөнәсәбәтләре катлы-катлы татар тарихында серле, мавыктыргыч, фаҗигале һәм сокландыргыч сәхифәләр булып тора.

Ә кайчандыр бер халык саналган, империяләр тоткан татар-нугай бүген аерым милләтләр булып саналалар. Уртак тарих, уртак әдәбият, уртак мәдәни мирас, уртак каһарманнар, бүген дә бөтенләй тылмачның кирәге булмаган уртак тел бар. Әмма милләтләр аерым.

Бәлки кемнәрдер, кайчандыр бу ике халыкны аергандыр, бәлки алар бер милләттә булмагандыр, бәлки, кайбер галимнәр фикеренчә, бу ике милләт шул ук нугай дип тә аталгандыр… Әмма, тарихи чынбарлык шуннан гыйбарәт: нугайлар бүген үзләрен аерым милләт дип саный.

Ә шулай да, бу ике халыктан бер ис килә: кыпчак даласының әрем исе.

Чабаксарда фаҗига сурәтләнде

Чабаксарда узган Русиядәге җирле халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча иҗтимагый оешма вәкилләренең форумында Дагыстаннан килгән нугай халкы вәкилләре дә бар иде. Нугайларның “Берлек” дип аталган оешма җитәкчесе Яңгырчы Аҗиев әлеге форумда нугай теленең проблемнары хакында чыгыш ясады.

Яңгырчы әфәнденең чыгышы нугайларның тел мәсьәләләрен генә ачып салмады. Ә бүгенге көндә юкка чыгу алдында торган милләт фаҗигасе хакында иде.

Нугайлар кими бара

2002 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, Русиядә нугай халкы 90666 кеше исәпләнә иде. Дагыстанда 38200 кеше, Чеченстанда 3500 нугай яши. Ә 1989 елның беренче гыйнваренә Чеченстанның Шелховской районында гына да 74 мең район халкының 11 меңе нугайлар санала иде. Карачай-Чиркәс республикасында алар 15 мең исәпләнә, Ставраполь краенда 20 меңнән артык, Әстерхан өлкәсендә 4500 нугай яши.

Табигый ки, милли демографик вәзгыять бу төбәкләрдә җирле халыкларның статусы үзгәрүгә бәйле. Тормыш дәрәҗәсенең түбән булуы, балалар үлеме Русиядәге нугайларның табигый артымын бик тиз кимүгә китерде. Нугай гаиләләрендә балалар азайды, 1-2 бала белән генә чикләнәләр, аналар саулыкка туймый. Нугайлар тупланып яшәгән күп кенә урыннарда элементар тормыш уңайлыклары юк.

Нугайның кан сыркып торган ярасы

Дагыстандагы нугайлар яшәгән төп җирләр, әдәбиятта, тарихи документлар да нугай даласы дип атала. Бу Каф тавы алды, Терек һәм Кума елгалары арасы, балчыклы һәм комлы җирләр, Ставраполь калкулыгы Хәзәр диңгезе яссылыгына барып тоташа торган урыннар... Хәзер бу урыннарның тарихи нугай даласы дигән атамасы да юкка чыгарылып барыла. Тарихи атама урынына Каспий яны даласы дигән атама уйлап чыгардылар. Бу җирләр, тагы да элегрәк кыпчак кыры дип аталган.

1957 елның 9 гыйнварендәге РСФСР Югары Шурасы президиумының 721нче, Чечен-Ингуш республикасын торгызу һәм Грозный өлкәсен бетерү хакындагы фәрманы аркасында, нугайларның тарихы ватаны, нугай даласы Дагыстан, Чечен-Ингуш республикалары, Ставраполь өлкәләренә бүленде. Әлеге фәрман кансыз репрессия ясауның, һумансызлыкның мисалы булып тора. Нугай халкын әлеге фәрман бүлгәләде.

1957 елгы территориаль бүленеш, нугай автономиясе төзер өчен киләчәккә бернинди дә мөмкинлек калдырмады. Нугай халкының аңлавында, 1957 елгы фәрман милләт фаҗигасе дәрәҗәсенә күтәрелә барды. Чөнки нугай җирләренә, әлеге фәрман нигезендә, ясалма чикләр сызылды, халык бүлгәләнде һәм бердәмлеген югалтты.

Шул 1957 елдан башлап, нугай мәктәпләрендә нугай телен өйрәнүне туктаттылар.

Яңарыш яңалык китермәде

1990 елдан алып бүгенге көнгә кадәр, Төньяк Кавказдан нугай яшьләренең гаммәви күчеше бара. Моның сәбәбе яхшы тормыш эзләү, яшәгән җирдә тулысынча эшсезлек чәчәк атуы, гражданлык һәм һөнәри вазыйфаларны үсендерә алмау... Яшьләр Себергә, Көнчыгышка, урыс өлкәләренә күчеп утыра. Кагыйдә буларак, бу киткән яшьләр ата-бабалары җиренә башка әйләнеп кайтмый.

Алар әкрен генә үз туган телләрен оныта, үз тамырларына, тарихларына. Ата-баба йола-гадәтләренә кызыксынуны югалта башлыйлар.

Бу урында Русиянең олы реформаторы П. А. Столыпинның сүзләрен китерү урынлы булыр: “Халыклар кайвакыт үзләренең милли максатларын оныталар. Ләкин андый халыклар һәлак була, алар ашламага әйләнә һәм шуннан тукланып башка, көчле халыклар туа”, дип язган ул. Аның сүзләре нугайларга карата рас килде.

Совет заманында хакимият нугайлар белән, алар яшәгән һәр төбәктә шөгыльләнде. Совет заманы хакимнәре, минем халкым белән үз рәхәтлекләренә шөгыльләнделәр. Бит таралтылган халык белән идарә итү җиңел иде. Халыкара хокуклар белән тыелган, көчләп ассимиляция алып бару – канун чыгаруның төп кризисы булып тора.

Нугай телсез калып бара

Тел бит ул хәрефләр тупланмасы гына түгел, ә милли мәдәниятнең нигезе. Нугай теле кыпчак теле төркеменә карый. Нугай теле бик аз өйрәнелгән төрки телләрнең берсе булып тора.

Баскаков дигән галим фикеренчә, нугай теле өч шивәгә бүленә. Кара нугай шивәсе, бу шивәдә Дагыстанның Нугай районында, Терек һәм Кума елгалары тирәсендә утырган нугайлар сөйләшә. Нугайның әдәби теле саналган шивәдә Ставраполь өлкәсенең Нефтекум районында яшәүчеләр сөйләшә. Бу ике шивәдә сөйләшүче халык – дала нугайлары төркемен хасил итә. Тагын ак нугай шивәсе дә бар.

Төрки халыклар үзләренең кавемнәрен кара һәм акларга бүлеп караганнар. Каралар – төньяк, аклар көнбатышны аңлаткан. Карачай-Чиркәстәге Кубан елгасы буенда урнашкан, Ставраполь өлкәсенең Канлы авылында, Минераль сулар шәһәрендә яшәүчеләр ак нугайлар төркеменә карыйлар.

Кара нугай һәм әдәби нугай шивәләре лингвистик яктан бер бөтенлекне тәшкил итәләр. Шул ук вакытта ак нугай шивәсе аерымрак тора.

Халыкларны ассимиляцияләү мәсьәләсе дөнья тарихы кебек үк тарихи проблем инде ул. Әмма нугайларга килгәндә, бу мәсьәлә совет хакимияте урнашканнан соң программ төс алды. Әле 1721 елда ук, Петр идарә иткән чорда ук, Әстерхан губернаторы Волынский, әдисан һәм җәмилуг нугайларын калмык олысларына аерым-аерым күчереп утырту өчен тырыша. Бу нугай халкын юк итү сәясәтенең дәвамы була.

Тел факультатив булып калды

Дагыстан җитәкчеләре, Волынскийның эшен дәвам итеп, нугайлар кумыклар белән кушылып бетәргә тиеш, нугай яңарышының киләчәге юк, дип уйладылар. Хакимиятнең тырышлыгы аркасында, Абаюк районындагы нугайлар төрле еллардагы җанисәп нәтиҗәләре буенча кумыклар дип тамгаландылар.

Нугай халкын ялау буенча дәүләтнең ярдәме булмау, Русия субъектлары – Дагыстан, Чеченстан, Карачай-Чиркәс, Әстерхан һәм Ставрапольның тиешенчә финансламаулары, нугай милли мәдәниятенең сакланып калу-калмавын көн тәртибенә куйды.

Тиешле дәрәҗәдә уку-укыту әсбаплары юк. Бердәм нәшрият юк. Нугай мәдәниятен саклап калу өчен экстерн чаралар, халыкара оешмаларның ярдәме кирәк. Кайбер районнарда туган телне, әдәбиятны өйрәнмәү - борынгы нугай мәдәниятен бетерү чигенә китереп җиткерде.

Күптән түгел генә Терекле-Мәктәптә оештырылган педогогика мәктәбе, Дагыстан университеты каршында нугай филологиясе бүлеге генә нугай теле белгечләре әзерли башладылар. Шулай да, нугай теле дәресләре мәктәпләрдә факультатив дәресләр сыйфатында гына, ягъни атнага ике сәгать кенә бара.

2008 елда Дагыстандагы мәктәпләрнең яңа укыту планына күчерелүе һәм табибларның киңәше белән, авыл мәктәпләрендә туган тел дәресләре киметелде. Күп очракта мәктәп мөдирләре дә гаепле. Алар кирәкле дәрәҗәдә дидактик әсбаплар белән дә, бүлмәләр белән дә, укытучы кадрлар белән дә тәэмин итү белән шөгыльләнмиләр.

2006 елда Дагыстанда нугай телен укыту мәсьәләләрен өйрәнү түбәндәге нәтиҗәләр бирде: Абаюк районында 203 укучы, Кизләр районында 612, Нугай районында 3631 укучы бала нугай телен өйрәнә. Гомумән, барлыгы нибары 4 меңнән артык укучы гына нугай теленнән сабак ала.Бу утыз ике меңнән артык нугай яшәгән Дагыстанда. Нугай теленнән сабак алучы балалар факультатив рәвештә генә, атнага ике сәгать кенә укыйлар.

Дагыстанда нугай телен өйрәнүчеләр саны ел саен кими бара. 2002 ел мәгълүматларына караганда, Русиядәге туксан меңлек нугай халкының 1 проценты гына нугай телен камил белә.

Нугай теле дәүләт теле буларак Карачай-Чиркәстә генә танылган. Әмма, җирле аз санлы халыклар исемлегендә нугай теле күрсәтелмәгән. Русиядә нугайларның уку-укыту буенча аерым учреждениеләре юк.

Профессор тәүбәсеннән безгә файда юк

1989 елда Мәскәүдәге Тынычлык вакыфы утырышында, төрки телләр белгече, профессор Баскаков болай дип белдергән иде: “Мин, нугайлар, сезнең алда үземне гаепле хис итәм. 1930 еллар башында, Милләтләр министрлыгы кушуы буенча, миңа нугай теленә анализ ясап, нугай язуын барлыкка китерү бурычы куелган иде. Мин, Әстерхан нугайлары татар язуын куллансыннар, Дагыстан нугайлары кумык язуы һәм әдәбиятын, Кырым нугайлары кырымтатар языуын куллансыннар дигән тәкъдим белән чыктым. Мин хәзер, моның нәрсәгә китереп җиткергәнен аңлыйм һәм үземне моның өчен гаепле саныйм.”

Әлеге профессорның тәүбәләреннән нугайларга бүген бер дә җиңел түгел. Күрәсең, профессор, аңа гына түгел, ә түрәләргә дә билгеле булган бер максат тотып эш иткән булгандыр. Чөнки, гасырлар буена нугайлар кара исемлектә тордылар һәм кыерсытылып килделәр.

Шундый күп санлы баскаковлар аркасында, нугайлар, кыпчакларның турыдан-туры дәвамчылары, Нугай даласында яшәүче халык бүгенге көндә тел җәһәтеннән кумыклар тарафыннан ассимиляцияләнде һәм мәңгегә үз кыпчак телен югалтты. Ассимиляциянең алдагы адымы булып, гореф-гадәтләрне югалту, тарихны оныту тора.

Илдәге икътисади-социаль вәзгыятьнең начарлана баруы - җирле аз санлы халыкларның язмышында фаҗигаи роль уйный.

Ясалма территориаль бүленеш шартларында, милли мәгариф системының начар эшләве, гомумән бетә баруы - нугай халкының телен, гореф-гадәтләрен, милли үзаңының бетерелүенә китереп җиткерде.

Русиядә чынлап та яңа чор башлана - демократик кыйммәтләрдән, һуманлы сәясәттән тайпылу бара, тоталь изоляция шартларына кайту сизелә. Күп очракта моңа без үзебез дә гаепле, дип исәпли Чабаксардагы милли азчылыклар җыенында чыгыш ясаган нугай вәкиле Яңгырчы Аҗиев. Хакимиятне кулында тотучылар алдында ялагайланып, без үз кулларыбыз белән демократияне җирләп ятабыз, ди ул.

XS
SM
MD
LG