Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә милли төркем тирәсендә шау-шу туды


Төркемнең җитәкчесе Наил Микеев һәм аның ярдәмчесе Равил Тимербулатов фатирларында тентү булган, дигән хәбәр килеп төште. Төркемнең эшчәнлеге, нигездә, октябрь аенда Хәтер көнен уздыру һәм яз көне Сембер каласының Богдан Хитрово тарафыннан яулап алынуына багышланган чаралардан тора иде. Соңгысы онытыла төште. Ә Хәтер көнен онытмыйлар һәм башкаларның да исенә төшерә торалар.

Наилнең һәм Равилнең өйләрендә тентү булган икән дигән хәбәр Наил белән очрашырга этәргеч бирде.

Тентүчеләргә ни кирәк булган икән?


Бер үк вакытта миңа һәм Равилгә киләләр. Тентү иртәнге 6 сәгатьтән алып 10га кадәр барды. Ульян каласының прокуратурасыннан Антон Тарасов пүнәтәйләр белән килде. Компьютерларны, телефонны, 30 еллык архивны алып киттеләр. Равилдә дә шул ук хәл шул ук вакытта булган. Һәм икебезне дә криминал милициягә алып киттеләр.

Адвокат чакырырга да мөмкинлек бирмичә. Равил авыру – диабет анда. Хатыны тышта елап тора, безне җибәрмиләр генә. Мәскәүдән килгән Сергей Курушин “Давай минем күземә кара”, ди. Прокурор Маракаев сорау алганда адвокатлар чакырырга да рөхсәт бирмәделәр.

Бу – октябрь аенда узган Хәтер көне аркасында булып чыга бит. Элек 500дән артык кеше җыела иде. Ә хәзер 10 – 15 кеше дә куркыныч булып чыга кебек.

Шул-шул. Мин мэриядән рөхсәт тә алынган иде дип әйттем. Ә ул, сез 50 кеше идегез, ди. Коръән укуга каршы сүз юк, сез бит кемгәдер мөрәҗәгатьләр дә кабул иттегез. Монысы инде сәяси гамәл - митинг булып чыга, ди. Югыйсә, мөрәҗәгатьтә дә әллә ни юк иде инде.

Анда милиционерлар сездән күбрәк иде бит. Әллә Сталин чорындагы “больше трех не собираться” дигән нәрсә кайтамы инде тагын?

Үзләре дә белми ни кылганнарын. Җинаятьчелек кодексының 282 маддәсен такмакчылар иде. Җәзасы штрафтан алып 2 еллык төрмәгә кадәр. Адвокатсыз, телефонсыз, аш-сусыз төнге 1гә кадәр җәберләделәр. “Кул куйсаң, җибәрәбез”, диләр.

Ниндидер кәгазьләренә кул куярга да туры килде. Икенче көнне өйгә килделәр. Давай протокол төзибез, диләр. “Адвокатсыз кертмим”, дидем. Татарча сөйләштек, килгән кеше татар иде үзе дә. 10 сәгать сөйләшергә туры килде. Әле дә без адвокатлар ялладык, алар безнең эшне алып баралар.

Чарагызда милиция хезмәткәрләре 5-6 мәртәбә сездән күбрәк иде. Нигә ул вакытта берни дә әйтмичә, хәзер генә тотынганнар икән соң? Син ничек уйлыйсың?

Бәлки, Мәскәүдән күрсәтмә килгәндер. Уяулыкны кабартырга дип. Бәлки Мәскәү белән, Чечня белән, Фәүзия белән элемтә юкмы, дип тикшерәләрдер. Я эш күрсәтү тырышлыклары гынадыр.
XS
SM
MD
LG