Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембернең татар тарихын барлау


Гасырлар буы Сембер яклары бары тик урыс-православ җирләре итеп кенә сүрәтләнеп килде. Тарихны шулай бозу андагы татар җәмагатчелегенең күңелен нык рәнҗетә, тик шул тарихи ялганнарны какшату бер дә җиңел эш түгел.

Борынгы болгар каласы Сембергә килеп керүчене беренче булып часовня каршылый: көньяк-төньякларда да, мәгъриб-мәшрикъ якларыннан да. Шәһәрнең нәкъ үзәгендә – Гончаров урамында да шундый ук корылма горур басып тора. Ә шәһәрнең көнчыгыш читендә биниһая зур мәйдан 3 метр биеклектәге койма белән уратып алынган. Анда монастырь һәм православ әйберләре ясый торган төрле ширкәтләр урнашкан, диләр. Эчендә нәрсәдер – чит-ятларга керү һәм күрү тыелган.

Шәһәрдән тыш та монастырьлар байтак. Биниһая зур Жадов монастыре Барыш якларында урнашкан. Ул ирләрнеке булса, хатын-кызларныкы – борынгы болгар каласы Ашлы (Ошель) шәһәре урынында. Дөрес, биек вал белән уратып алынган шәһәрлекнең үзендә түгел – янәшәдә. Шулай да монастырь биләмәсе булып санала бу тарихи урын. Һәм бу монастырьнең абруен төрле яклап күтәрергә тырышалар.

Күренекле милләтпәрвар, “татар” атамасын танымыйча, паспортында да үзен “болгар” дип яздырган Шәүкәт Богданов күптән инде бу шәһәрлекне Болгар ханлыгына багышланган тыюлык итеп танытуны дәгъвалый. Танылган археолог Юрий Семыкин да шушы яктан күп тырышлыклар күрсәтә. Тик әлегә кадәр мондый гамәл хыялда гына кала бирә.

Шулай да янә өметләр уянды әле. Сәбәпчесе – күптән түгел узган зур фәнни-гамәли конференция. Аның исеме болай куелган иде: “Ислам динен кабул итүдә, аның аякка басуында, Идел буенда һәм Урал якларында таралуында Идел Болгарстанының роле, әһәмияте.”

Абруйлы конференция кабул иткән карардан бүгенге сөйләшүгә кагылышлы бер өзек аеруча игътибарга лаектыр: “Ульян өлкәсе губернаторы һәм хөкүмәт рәисе Сергей Морозовка, өлкәнең Кануннар чыгару җыелышы рәисе Борис Зотовка – Ундоры курорт зонасында Болгар археологик тыюлыгы булдыруны сорап мөрәҗәгать итәргә. Моңа Ульян дәүләт педагогия университетының археологик комиссиясен дә җәлеп итүне дә күздә тотарга. Шул ук вакытта өлкә үзәге мэриясеннән дә Ульян автозаводы каршында, җир астында табылган VIII гасыр зираты өстендәге мәйданчыкта Хәтер обелискы куюны сорарга.”

Бу борынгы зират турында беркадәр ачыклык кертү дә сораладыр. Автозавод каршындагы мәйданчыкта архиепископ Прокл кечкенә чиркәү төзергә ниятләгән иде. Фундамент өчен казылган урында археология белән кызыксынучы егетебез Варис Равилов үзенә кирәген эзләгәндә борынгы мөселман зиратына тап була. Нәтиҗәдә часовня куелмый. Әле дә “Бу урында часовня куелачак ” дигән язмалы таш кына торса да.

Җитди конференция кабул иткән соңгы карар, бәлки, бу таштан коткара алыр дигән өмет бар.
XS
SM
MD
LG