Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәлимә Краснова-Игенбетова: "Түрәләр өч йөзле"


Сәлимә Краснова-Игенбетова
Сәлимә Краснова-Игенбетова

Самарның Дуслык йортында туган телләргә багышланган әдәби-музыкаль тантана чыгыш ясаган “Ыргыз” газетының мөхәррире Сәлимә Краснова-Игенбетова: "Бүгенге түрәләрне икейөзле дисәң бик аз. Алар өч йөзле", диде.

Февраль ахырында Самарның Дуслык йортында туган телләргә багышланган әдәби-музыкаль тантана узды. Егерме дүрт милли үзәк урнашкан бинада милли телләрдә берсеннән-берсе аһәңлерәк шигырьләр укылды, төрле милләт җырлары колакны иркәләде.

Менә шул мохитта үзеңне шулкадәр яхшы хис итәсең ки, хәтта үзеңнең җирдә икәнеңне дә онытып җибәрәсең.

Тантана алдыннан Дуслык йортының китапханә мөдире милли басмаларга күзәтү ясады, хәрефләр тарихына тукталды. Шунысы игътибарга лаек, китапларның күпчелеген бүләк итеп биргәннәр.

Татарлар исеменнән “Ислам-Нур” газеты мөхәррире Фәрид Ширияздан чыгыш ясады. Кыска гына нотыгында тирән тарихыбыз төбенә дә төшәргә өлгерде, әдәбиятыбызның байлыгын да күрсәтте, үзе язган шигырьне укып тәрҗемә дә итте.

Башкорт теле язмышы турында “Ыргыз” газетының мөхәррире Сәлимә Краснова-Игенбетова әрнеп болай диде:

"Гасырлар буена тупланган рухи байлыгыбыз күз алдыбызда юкка чыгып бара. Һәр милли телне, һәр милли әдәбиятны хөрмәт итәргә, сакларга, зурларга кирәк. Туган телләрнең язмышы фаҗигадә. Шаулашабыз, нәфрәтләнәбез. Тик менә безне беркем ишетергә теләми. Без барчабыз да дәүләтнең коллары. Кычкырып та карыйбыз. Тик менә файдасы гына юк.

Балык баштан чери диләр. Иң элек безне рус теленә куып керттеләр. Аңлы, зыялы кешеләр моны эшләмәсләр иде. Башсызлык телне югалтуга китерде. Җырларыбыз сүнә. Милли үзаң югала. Тарихыбыз онытыла. Милли зыялыларыбызның чишмәсе кибә. Нигә шул вакытта сукырайдык?

Нигә шул вакытта чукракландык? Нигә шул вакытта артык баш идек? Артык иелгәнне кисәләр шул.
Артык түземлелек өстәгеләргә чиксез көч бирде", диде ул ачынып.

Артык баш ию дә файдага түгел дигән карашта ул.

"Кешене яратырга кирәк. Хөрмәт итәргә кирәк. Бездә куркыта гына беләләр. Безнең хөкүмәт үз халкын яратмый. Бөтен милләтләр баш күтәрсәләр, бу көнгә төшмәгән булыр идек. Салават Юлаевлар юк хәзер. Яңа Салаватлар нефть тирәсендә. Салават рухын оныттылар. Бүгенге түрәләрне икейөзле дисәң бик аз. Алар өч йөзле", диде Сәлимә Краснова-Игенбетова.
XS
SM
MD
LG