Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Олимпия җыелмасы: уңышсызлык түгел, чынбарлык


Русия тагын 4 елдан үзендә кышкы Олимпия уеннарын уздырачак. Шундый зур чара алдыннан Ванкуверда Русиянең хәтта беренче унлыкка да кермәве чын дәрәҗәдә хурлык булды. Чөнки Советлар заманы һәм аннан соңгы елларда да Русия Олимпия җыелмасы мондый начар нәтиҗәләр белән кайтканы булмады.

Гомер-гомергә Русия Олимпия җыелмасы уеннарда шактый алтын медальләр ала килде. Бозда нәфис шуу, хоккей турында инде әйткән дә юк…

Быел да Русия төркеме Ванкуверга зур өметләр белән киткән иде. Хәтта Урыс православ чиркәве патриархы Кирилл Русия данын яклаячак спортчыларны изгеләштерелгән сулар сибеп, вәгазьләр укып, келәү оештырып озатты. Русия премьер-министры Владимир Путин Олимпия уеннарында катнашучыларга зур акчалар вәгъдә итте.

Кайбер белгечләр Русия 30-дан азрак медаль белән кайтмаячак дип фаразлады. Әмма Русия спортчылары гомер бакый булмаганны барлыгы 15 медаль алды Һәм аның 3-се генә алтын. Башка елларда зур осталык белән башкара торган уеннарда да алар түбән нәтиҗә күрсәтте. Төп өмет хоккейда булса да, Канадага чирекфиналда ук җиңелгәч, күпләрнең өметләре бөтенләй сүрелде.

Әлеге хәл ил җитәкчелеген дә чыгырдан чыгарды. Русия президенты Дмитрий Медведев Олимпия уеннары өчен җаваплы түрәләр эштән китәргә тиеш дип белдерде.

Медведев түрәләрнең исемен атамаса да, Ванкувердагы уен барышында әгәр җыелманың нәтиҗәләре яхшырмаса, Русия туристлык, спорт һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко һәм Олимпия комитеты рәисе Леонид Тягачевны эштән җибәрергә кирәк дигән чакырулар яңгырады.

Мутко китәргә әзер, әмма...

Русия олимпия җыелмасы белән Ванкувердан Мәскәүгә кайтып төшкән Русия спорт министры Виталий Мутко үз урыныннан китәргә әзер булуын, әмма моның спорт үсешенә нинди дә булса файда китерәчәгенә шикләнүен әйтте.

Министр фикеренчә, бу уңышсызлык түгел, ә объектив чынбарлык. Чөнки Олимпия уеннарында югары урыннарны алучы яңа буын спортчыларны әзерләү өчен ул тагын 6-8 ел кирәк дип саный. “Бу нигездәге эш әле башланды гына”, ди ул.

Мутко сүзләренчә, Русия җыелмасының уңышсызлыкларын аерым кешеләргә генә кайтарып калдырырга ярамый. Ул беренче чиратта системалы сәбәпләрне эзләргә кирәк дигән фикердә тора.

Халык күңеленә якын ала

Әлбәттә, Советлар берлеге һәм аннан соңгы дәвердә Русия Олимпия җыелмасы тарихында бу иң начар нәтиҗә. Советлар берлеге заманында ил иң күп алтын медальләр алды. Советлар берлеге таркалгач та Русия 5-нче урыннан түбән төшмәгән иде.

Мәскәү психологы Ольга Маховская сүзләренчә, элек казанган уңышлыкларны югалтуны Русия авыр кичерә.

“Спортның кышкы төрләрендә без һәрвакыт алдынгы урыннарны алып килдек. Әлеге традиция кинәт кенә безнең күз алдында чәлпәрәмә килә. Бу беренчедән. Икенчедән, әлеге хәл җиңүченең мин-минлегенә бик тия. Без нинди генә авыр вакытлар булса да, үзебезне кулга алуыбызны белә идек. Һәм кайбер өлкәләрдә безгә тиңнәр юк дип ышандык. Хәзер моның алай түгеллеген аңлыйбыз. Күп кенә русиялеләр моны үз шәхси кайгысы кебек, балаларча авыр кичерә”, ди ул.

Маховская фикеренчә, күпләр инде башкача яшәсә дә, фикер йөртүе әле совет заманы чорыныкыннан арынмаган. Чөнки алар спортчыларның уңышларын үзләренеке кебек кабул итә.

Түрәләр алдый

Евгений Плющенко
Шул ук вакытта инде спорт түрәләреннән канәгатьсезлек белдерүче спортчылар да барлыкка килде. Олимпия уеннарында көмеш медаль яулаган Евгений Плющенко спорт түрәләре Ванкувердагы уеннарга әзерлек өчен спортчыларга яхшы акчалар түләнә дигән сүзләрнең дөреслеккә туры килмәвен әйтте.

“Алар Олимпиадага хәтле җәмәгатьчелекне һәм журналистларны күп акчалар бүленә дип алдады”, диде ул “Росбалтка”.

Шул ук вакытта шактый гына түрәләр Олимпия уеннарын күзәтү өчен бюджет акчасына Ванкуверга “эш сәфәренә” йөрде.
XS
SM
MD
LG